Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Районның үзешчән артистлары Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында булдылар (ФОТОЛАР)
Кичә 19 нчы декабрь көнне Саба районының Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында районның ветераннар Советы һәм Биектау районы социаль яклау бүлеге инициативасы белән хәйрия яңа ел концерты узды. Интернатта тәрбияләнүчеләр районның үзешчән иҗат коллективлары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Балкыш" фестивалендә чыгыш ясаган Галия Камаловалар катнашты. Интернатта көн күрүче безнең...
Кичә 19 нчы декабрь көнне Саба районының Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында районның ветераннар Советы һәм Биектау районы социаль яклау бүлеге инициативасы белән хәйрия яңа ел концерты узды.
Интернатта тәрбияләнүчеләр районның үзешчән иҗат коллективлары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Балкыш" фестивалендә чыгыш ясаган Галия Камаловалар катнашты. Интернатта көн күрүче безнең якташларыбызга "Биектау" хәйрия фондыннан бүләкләр бирелде.
Чарада катнашучылар бәйрәмне оештыручыларның һәммәсенә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев