Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Районда һәр яңалыкка зур игътибар бирелә һәм аларның һәркайсы эштә кулланыла
Биектау районы турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Әлеге цикл районның агымдагы елда билгеләп үтеләчәк 85 еллыгына багышлана. Без һәр унъеллыкның аеруча мөһим вакыйгалары турында бәян итәбез. Бүген сүз ХХ гасырның 70 нче еллары турында барачак.
Районның үсеше һәм алга баруы дәвам итә. Д ү р т е н ч е у н ъ е л л ы к башлана. ХХ гасырның 60 нчы еллары уртасына районда 189 авыл, 29 авыл Советы һәм 67 мең кеше исәпләнә. Бу бүгенге белән чагыштырганда 20 меңгә диярлек артыграк. Әлеге чорда район - га Габдрәхим Мортазин җитәкчелек итә. Районның 85 еллык тарихыннан 25 елы аның исеме белән бәйле. Габдрәхим Мортазин эшләгән елларда районда һәр яңалыкка зур игътибар бирелә һәм аларның һәркайсы гамәлгә ашырыла. Мисалга мелиорацияне үстерүне һәм ясалма сулыклар булдыруны, терлек симертү өчен ачык мәйданчыклар төзүне, бәрәңге алу - ны механикалаштыруны гына да китерергә мөмкин. Әмма шулай да иң мөһиме - кешеләр белән эшләү. Мортазин әйткән сүз җитәкчеләргә г е н ә т ү г ел , р а й о н д а яшәүче һәр кешегә дә закон белән бер була. Хәл ителми торган проблемалар килеп чыкканда кешеләр, ярдәм итәчәген төгәл белгәнлектән, аның янына киләләр. Партия райкомының беренче секретаре кабинеты күпләр өчен үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә соңгы өметкә әверелә. Габдрәхим Мортазин республикадагы югарыгы оешма җитәкчеләре каршында да үзен лаеклы тота, начальник ларга ярарга тырышып, берәүгә дә ялагайланмый. Ул районның абруен һәм дәрәҗәсен шундый югары баскычка күтәрә, хәтта аны республиканың зур җитәкчеләре дә хөрмәт итә, аның фикеренә колак сала.
Ул елларда район дип я ш ә ү ч е , р а й о н д и п эшләүчеләрнең берсе - Рафаэль Кашап улы Заһидуллин. Ул авыл хуҗалыгында хезмәт куйды. 1965 нче елда авылдашлары аны Ульянов исемендәге колхозга рәис итеп сайлап куялар. Бу вакытта әлеге хуҗалык районда артта калучы хуҗалыкларның берсе була. Әмма Рафаэль Кашап улының аңлап, белеп, дөрес җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиесе нибары биш елда үзенең күрсәткечләрен икеләтә арттыра. Әлбәттә, эшен камил белүче мондый җитәкчене тиз күреп алалар. 1973 нче елда аны район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлыйлар.
Бу урында ул 11 ел эшли. 1966 нчы елда рай - о н м ә д ә н и я т й о рт ы , китапханә, ашханә һәм хәтта кинотеатр эшли башлый. Район үсешенең мөһим тармакларыннан берсе авыл хуҗалыгы була. Ул чорда Биектау районында 27 колхоз һәм 2 совхоз эшли. Авыл халкы басулард а һ ә м ф е р м а л а рд а хезмәт куеп, рекордлы күрсәткечләргә, югары нәтиҗәләргә ирешә. Эш барлык юнәлешләрдә алып барыла.
Татар-башкорт милли көрәшенә дә зур игът и ба р б и р ел ә . Н ә к ъ мен ә 1974 н че ел д а батырларыбызның берсе - Данил Галиев бөтен ил күләмендә абсолют батыр кала. Биектау районы тарихы турында сөйләвебез дәвам иттереләчәк.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев