Район зур спорт мәйданына әверелде
Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Аның ачылыш тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Дөньякүләм әһәмияткә ия спорт вакыйгасын уздыру өчен Казан сайлап алыну очраклы гына түгел. Шәһәребезне, хаклы рәвештә, илнең спорт башкаласы дип атыйлар. Татарстанда спортны киң җәелдерүгә зур...
Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Аның ачылыш тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Дөньякүләм әһәмияткә ия спорт вакыйгасын уздыру өчен Казан сайлап алыну очраклы гына түгел. Шәһәребезне, хаклы рәвештә, илнең спорт башкаласы дип атыйлар.
Татарстанда спортны киң җәелдерүгә зур игътибар бирелә. Безнең республика - профессиональ спортчылар өчен дә, гади спорт сөючеләр өчен дә бөтен шартлар тудырылган уникаль төбәк. Спорт белән шөгыльләнү урыннары республика Президент прог-раммасы нәтиҗәсендә башкалада гына түгел, республикабыз районнарында да һәрвакыт камилләшеп тора.
Соңгы елларда Биектау районында торак йортлар, административ биналар белән беррәттән, спорт корылмалары һәм мәйданчыклары да күпләп төзелә башлады. Максатны тормышка ашырырга тотылган акчаның нәтиҗәсе күз алдында: Биектау районы, милли көрәш, волейбол, хоккей, самбо, җиңел атлетика буенча чемпионнар тәрбияләп, республикабызның иң спортчыл районнарының берсенә әверелде.
Районда спорт мәйданчыкларын торгызу эше 2013 елда "Татарстан Республикасында 2014-2016 елларга футбол һәм спортның башка уен төрләрен үстерү өчен яссы корылмалар төзү һәм реконструкцияләү" программасы һәм "2014-2020 елларга физик культура, спорт, туризмны үстерү һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру" программасы буенча активлашып китте.
Казанда Бөтендөнья Универсиадасы уздырылган 2013 нче ел районда спорт корылмаларына аеруча бай булды. Йөзләгән биектаулыларның спортның кышкы төрләре белән ел әйләнә-сендә шөгыльләнергә иде, дигән хыялын тормышка ашырып, район үзәгендә кыска гына вакыт эчендә "Биектау" Боз сарае төзеп куелды. 2013 елның сентябрендә аның ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ул ясалма бозлы "Биектау" ябык шугалагы директорына спорт җиһазлары алырга сертификат тапшырды.
Боз сараенда күнегүләр уздыруның нәтиҗәсе инде бер елдан соң ук күзгә күренә башлады. Биектау командасы зона һәм республика турнирларында призлы урыннарны яулады. Аларның осталыгы һәр очрашу саен арта бара.
Белешмә
2014 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыкларын төзүгә республика бюджетыннан 322,6 млн. сум акча бүлеп бирелде. 2013 елда 156 спорт мәйданчыгын төзүгә 300 млн. сум акча сарыф ителде.
Биектау район үзәгендәге стадион да яңартылды. 623 кв. метрлы мәйданда урам тренажерлары өчен мәйданчык җиһазлап куелды. Агымдагы 2015 нче елда Биектау һәм Чыршы авылларында яшәүчеләр өчен дә шундый ук яңадан җиһазландырылган спорт мәйданчыкларыннан файдалану мөмкинлеге тудырылды. Моннан тыш, анда баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары хасил булды. Спортның шушындый хәрәкәтле төрләре белән шөгыльләнү өчен озак көтелгән мәйданчыкка Дөбъяз авылы балалары һәм яшь-ләре дә тиенде. Урам тренажерлары мәйданчыгы Бөреледә дә төзеп куелды.
Мини-футбол өчен яңа спорт мәйданчыгы кырын беренчеләрдән булып Чыпчык футболчылары сынап карады. Мәйданчыгын көздән салып калдырдылар да 2014 нче елның язында ясалма газон түшәделәр.
- Чыпчык мәктәбендә көчле футбол командасы оешты, - дип сөйләде Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. - Хәзер спортның бу төре белән тагын да күбрәк балалар шөгыль-ләнәчәк, чөнки мәйданчык мәктәп территориясендә урнашкан.
Узган ел Каенлык һәм Усад авыллары спортчыларына куанырлык сәбәп булды. Анда һәркайсы 540ар кв. метрлы баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары корып куелды. Урам тренажерлары өчен тагын бер мәйданчык Биектау район үзәге кешеләренә бүләк ителде. Ул - Җиңү паркында. Анда өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә ала. Янәшәдә генә нәниләр өчен уен мәйданчыгы да бар.
Спорт объектларыннан һәркем файдалана алуын да билгеләп үтәргә кирәк. Аларда мәктәпләр физкультура дәресләре үткәрә, балалар-үсмерләр спорт мәктәп-ләрендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә, ишегалды командалары күнегүләр оештыра һәм район күләмендә төрле ярышлар уздырыла.
Сүз уңаеннан
Татарстанда 2015 елда 162 спорт мәйданчыгы төзелә-чәк һәм төзелеп килә. Шуларның 18е - Казанда, 11е - Яр Чаллыда, калган 133е - республиканың 45 муниципаль районында. 2013-2014 елларда гына да Татарстанда 322 спорт мәй-данчыгы төзелде. 2015 елда барлыгы 10 спорт объекты файдалануга тапшырылачак, шуларның бишесендә йөзү бассейннары бар. Объектлар федераль программалар буенча һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзелә.
Быел безнең районда гамәлдәге 9 мәйданчыкка тагын 4 универсаль спорт мәйданчыгы өстәләчәк. Коркачык авылында, Дачное бистәсендә, Шәпше авылында баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Ә Чернышевка авыл җирлегендә берьюлы өч объект: урам тренажерлары мәйданчыгы, шулай ук мини-футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары булдырылачак. Әлеге өч объектның бәясе 4 млн. 346 мең сум тора. Бу акча бюджетны янга калдыру (экономияләү) хисабына бирелде.
Спорт мәйданчыклары төзелеше программасын тормышка ашырудан район үзәгеннән читтә урнашкан авыл җирлекләре дә читтә калмый. Киләсе елга Суыксу, Мәмдәл һәм Урта Алат авылларында баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары төзү планлаштырылган. Бу бездә спорт белән мавыккан сәламәт, көчле кешеләр күбрәк булачак, дигәнне аңлата.
Биектау районында тагын бер ачык стадион барлыкка килер көнгә дә озак калмый. Ул моннан ике еллап элек яңа "Сандугач" балалар бакчасыннан ерак түгел Биектау авылында төзелә башлаган иде. Эшне тәмамлау өчен акчаны республика бирде.
- Мондый объект районыбызга бик кирәк. Бездә футбол белән мавыгучы балалар күп. Үсмерләрнең дә, өлкәннәрнең дә җиңүләре бар. Өлкәннәр командасы, икенче лигада җиңеп, беренче лигага юллама алды. Ә балалар командасы "Күн туп" уеннарында даими катнашып һәм призлы урыннар алып килә, - ди Биектау муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы - танылган көрәшче Нәфис Миңнебаев. - Зур стадион футболчыларга шөгыльләнү өчен дә, республика беренчелегенә рәсми матчлар уздыру өчен дә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев