Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Район язгы ташуга әзерләнә

Февраль ахырына Татарстан  территориясе буенча кар катламының биеклеге уртача күрсәткечләрдән күпкә югары. Шуңа да быелгы ташу, киеренке шартларда узарга мөмкин дигән шикләнү бар. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгында муниципаль районнарга инде бүгеннән үк югары әзерлек режимына күчәргә, ә су басу башланган очракта - гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим ителде.

    Фаразлар  буенча республикада су басу зонасына 200дән артык торак пункт, 20гә якын автомобиль күпере, кайбер социаль әһәмияткә ия объектлар һәм икътисад объектлары эләгергә мөмкин. Биектау районы буенча 14 торак пункт су басу зонасына керә.

Узган ел Тимофеевка авылын олы юл белән тоташтыра торган бердәнбер күпер су астында калды. Шул сәбәпле авылдан чыга да, керә дә  алмадылар. Авыл халкы җәяүлеләр өчен такталардан ясалган иске күпер аша гына йөри алды.

Быелгы язгы ташу вакытында  Тимофеевка халкы ни эшләргә җыена?

Без дә авыл халкының фикерен белеп кайту максаты белән Тимофеевкага килдек. Узган ел су астында калган күпер янында юл билгесе генә тырпаеп тора.

2021 елның апрель иртәсендә җирле халыкның  берсе  дә эшкә бара алмый. Иртәнге 6 сәгатьтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына күпернең су астында калуы турында хәбәр килеп ирешә. Күпер аша бер генә техника да үтә алмый, ә җәяүле турында сүз дә юк: су тизлеге һәркемне агызып алып китәрлек дәрәҗәдә була. Ул вакытта яңа күпер әле төзелеп кенә килгән була. Яңа күпер биек, һәрхәлдә, аның өстенә  су ташкыны менеп җитә алмас кебек тоела.  Өметләр акланырмы-юкмы, монысын инде ташу күрсәтер.

“Яңа күпер, әлбәттә, шатландыра, - ди  Тимофеевка авылында яшәүче Гөлсинә Әхмәтова. – Киң, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә уңайлы”.

Яңа күпердән 500 метр читтәрәк күпергә охшаган тагын бер җайланма бар – җәяүлеләр өчен асылмалы күпер. Узган елгы ташу вакытында авыл халкын азык-төлек белән тәэмин итү эшендә  әлеге күпер ярдәм итә. Аның дәвамы булып без атап үткән җәяүлеләр күпере тора. Анысын түшәргә  узган ел Наталья Долматова үзенең калын такталарын бирә. Авыл ирләре шул такталардан җәяүлеләр өчен вакытлыча күпер түши. Бүгенге көндә ул күпердән инде берәү дә йөрми. Балыкчылар гына аны үз итеп алган. Авыл халкы, әйләнгеч булса да,  яңа күпердән йөри.

Язгы ташу вакытында Казансу елгасы һәм аның кушылдыклары  буендагы авылларны һәм объектларны  су басу очраклары күзәтелә. Быел да һәр торак пунктында кизү тору оештырыла, вәзгыятьне көнләп кенә түгел, сәгатьләп күзәтү планлаштырыла

 

 Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев