Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Советының XIX утырышы узды (+ФОТО)

Биектау районы Башкарма комитетының утырышлар залында район Советының XIX утырышы узды. Аны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Иң элек "2014-2016 елларда Биектау муниципаль районында муниципаль хезмәт үсеше" программасын тормышка ашыру юллары тикшерелде. Соңыннан муниципаль хезмәт кагыйдәләре расланды. Әлеге мәсьәләләр буенча Биектау районы...

Биектау районы Башкарма комитетының утырышлар залында район Советының XIX утырышы узды. Аны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Иң элек "2014-2016 елларда Биектау муниципаль районында муниципаль хезмәт үсеше" программасын тормышка ашыру юллары тикшерелде. Соңыннан муниципаль хезмәт кагыйдәләре расланды. Әлеге мәсьәләләр буенча Биектау районы Совета аппараты җитәкчесе Нияз Газеев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш, иң беренче чиратта, ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларына юнәлтелгән. Районда ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе эшли. Комиссия даими рәвештә муниципаль хезмәткәрләр арасында ришвәтчелек күренешләрен ача, аларны административ җаваплылыкка тарта.
Совет утырышында, шулай ук, "2017-нче һәм 2018-нче план елына Биектау районы бюджеты турында" район Советы карарына үзгәрешләр кетү мәсьәләләре дә каралды.
Соңыннан район Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Аның көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде: язгы чорда район җирлекләрен тәртипкә кертү, төзекләндерү; искергән, аварияле йортларны сүтү; Бөек җиңүнең 72 еллыгына әзерлек мәсьәләре каралды.
Иске йортларны сүтү мәсьәләсе буенча утырышта катнашучылар шактый гына фикер алыштылар. Мондый йортлар урамнарның тышкы йөзенә, архитектура төзеклегенә хилафлык ясаудан бигрәк, кешеләр тормышына куркыныч тудыралар. Район прокуроры Минакдас Шарапов бу мәсьәлә буенча авыл җирлекләре башлыкларына һәртөрле ярдәм күрсәтәчәге турында хәбәр итте. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин иске йортларны тикшереп чыгып, нигезле нәтиҗә ясар өчен районда комиссия төзергә кирәк дигән карарга килде. Комиссия чыгарган карар буенча йортларның язмышын хәл итәчәкбез, диде район башлыгы.
Бөек җиңүнең 72 еллыгына әзерләнү дәвам итә. Гадәттәгечә, бәйрәмгә әзерлек чараларында районның барлык оешмалары, предприятие, учреждениеләре, авыл җирлекләре актив катнашырга тиеш. Быел тантаналы чара район администрациясе бинасы каршында узачак. Тантанада һәр күренеш иҗади яктан камил эшләнгән булырга тиеш. Ветераннар, район халкы матур бәйрәмгә лаеклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев