Район үсешендәге төп юнәлеш - инвесторларны җәлеп итү
Узган ел безгә бик зур үзгәрешләр алып килде. Октябрь аенда Равил Хисаметдинов рәсми рәвештә Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде һәм ул районның социаль-икътисади үсешен алга җибәрү эшен дәвам иттерергә сүз бирде. Бүген инде күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә чыгарырга һәм яңа җитәкче эшенә йомгак ясарга: Равил Фәритович үз вазифаларына керешкән өч айны да, гомумән алганда 2021 нче елны да анализларга мөмкин. Октябрь аенда аны әлеге урынга билгеләгән шул ук залда 16 нчы февральдә Биектау районы Советының ХХ нче утырышы булды.
Күптәннән килә торган гадәт буенча Совет утырышы алдыннан авыл тимерчесе Ринат Гыйбадуллинның хезмәт җимешләреннән күргәзмә оештырылды. Аның соңгы эшләренең берсе, авторның үз фикере буенча, кайчандыр Роберт Миңнуллин иҗат белән шөгыльләнгән өстәл. Аны ул әле күптән түгел генә ясап бетергән. Ринат Вилданович – татар шагыйрьләре иҗатына мөкиббән киткән кеше. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” янәшәдә тора - монысы иң яратканы.
- Муса Җәлил - безнең якташ, шунлыктан Муса Җәлилгә багышланган берничә композицияне ике мастер 4 ай буе эшләделәр. Мәскәүгә бардылар, әлеге эшләнмәләрне Халыкара күргәзмәдә күрсәттеләр, - дип сөйләде авыл эшмәкәре Ринат Гыйбадуллин.
Шәхси эшмәкәрләр шөгыльләнә торган бөтен нәрсә районның социальикътисади үсешенең бер өлеше булып тора. Төп капиталга узган ел 11 миллиард сум инвестиция җәлеп ителде. Безнең районда күптән түгел Башкарма комитет җитәкчесе булып эшли башлаган Равил Хисаметдинов менә шундый саннар китерде. Җыеп кына әйткәндә, үзенең чыгышын ул агымдагы ел башында район авылларында яшәүчеләр белән уздырылган очрашуларга нәтиҗә ясаудан башлады.
- Җыелышларда без хезмәтебез өчен рәхмәт сүзләре генә ишетеп калмадык, анда тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Алар анализлана һәм, әлбәттә, безнең эштә исәпкә алыначак, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.
Мәсәлән, районның агросәнәгать комплексы тәнкыйть утына тотылды. Иң мөһиме - шәхси ярдәмче хуҗалыкларның җитәрлек санда булмавы. Әлеге проблеманы хәл итү өчен депутатларның якындагы сессиясендә район программасы каралачак. Аның асылы савым сыерлары булганнарга матди ярдәм күрсәтүдән һәм аларны сатып алырга планлаштыручыларга булышудан гыйбарәт. Равил Хисаметдинов шулай ук шәхси хуҗалыкларында 6 һәм аннан күбрәк сыеры булган авыл кешеләренә саву аппаратлары сатып алуда да ярдәм планлаштырылуын әйтеп үтте.
Социаль-икътисади үсеш рейтингында Биектау районы 20 нче урында. Җитәкче алышынды, әмма максат бер - биектаулыларның тормыш сыйфатын яхшырту. Әлеге бурыч үз эченә балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә ала. Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә язылуны көтеп торучы балалар саны электрон чиратта ике меңгә якынлашып килә.
- Без әлеге бурычны хәл итүгә дә этаплап якынлашып киләбез. Бүгенге көндә дәүләт экспертизасы нәтиҗәсе белән ике мәктәп һәм бер балалар бакчасын проектлау эшен тәмамладык, - дип төгәллекләр кертте Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.
Су белән тәэмин итү һәм юлларның сыйфаты да кискен проблема булып тора. Әле чама белән исәпләгәндә генә дә ел саен кулланылыштагы юл челтәренә агымдагы ремонт ясарга 150 млн сум акча таләп ителә. Әле бу райондагы юлларны яхшыртуга кирәк булачак акчаның нибары бер өлеше генә. Равил Хисаметдинов әлеге юнәлештә үз вазифаларына керешкәннең беренче көненнән үк эшли.
- Райондагы 24 авылда авылга керә торган каты түшәмәле юллар юк. Моның өчен без халыктан әллә ничә тапкыр тәнкыйть сүзләре ишеттек. Килеп туган вазгыятьне җентекләп тикшергәннән соң без 100 километрлап юлны төзекләндерүгә 5 млрд сум акча кирәк булачагын исәпләп чыгардык, - дип өстәде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.
Әлеге мәсьәлә бер көндә генә хәл ителерлек түгел. Әмма әледән-әле уздырылып килә торган җыеннарда халык тарафыннан әйтелгән барлык кимчелекләр дә район җитәкчеләренең көндәлек игътибар үзәгендә булачак. Мәсьәләләрне хәл итүдә халык үзе дә булыша ала.
Моның өчен үзара салым программасында катнашу да җитә. Быел төзекләндерүгә 30 миллион сум сарыф ителәчәк. Бу Татарстанның башка районнарына әллә ни кагылмый. Шунлыктан шәһәрнеке белән чагыштыра алырлык шәп инфраструктура турында сүз дә кузгатырга кирәкми.
Бәлки бу милли проектларга мөрәҗәгать итеп мөмкин булыр. Мәсәлән, районда 12 милли проектның 9ы тормышка ашырыла. Биектау авылында узган ел 43 миллион сум акча сарыф итеп, “ТАССРга 100 ел” скверы төзелде һәм 77 миллионга 20 ишегалды территориясе төзекләндерелде.
Биектау районында нефть чыга торган урыннар юк, димәк, инвесторларны җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булып кала. Алда санап кителгән барлык мәсьәләләрне хәл итү районны яшәү өчен тагын да мавыктыргычрак итәр, димәк, инвестиция климаты да үзгәрәчәк. Бизнес Биектау районында проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына башлар. Район да үсәр, тормыш сыйфаты да яхшыра барыр.
Энҗе ГАРӘФИЕВА, Эльвира МОСТАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев