Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район газетасының ышанычлы дусты һәрчак безнең белән

Анатолий Тарасов Россия һәм Татарстанның гына түгел, Биектау районының да чын патриоты. Ул бөтен гомерен төзелеш тармагына багышлаган. Безнең райондагы мөһим объектларның күпчелеге аның турыдан-туры катнашында төзелгән. Анатолий Михайлович район газетасы белән дә дус, ул аны 1974 нче елдан бирле ала һәм барлык яңалыклардан хәбәрдар булып тора.

Анатолий Тарасов тумышы белән Питрәч районыннан. Казан шәһәрендә төзелеш техникумын тәмамлаганнан бирле әлеге тармакта хезмәт куя. Биредә ул бик күп социаль яктан мөһим объектларны төзүгә үз көчен керткән.

- Минем тормыш Биектау районы белән бик тыгыз бәйләнгән. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбен төзүгә үз өлешемне керттем. Шулай ук 5 катлы йортларны салуда да катнаштым. Бөреле җәнлек совхозы бистәсендәге төзелештә дә эшләдем. Биредәге мәдәният йорты, административ бина, хастаханә минем җитәкчелектә төзелделәр, - дип сөйләде Анатолий Тарасов.

Анатолий Михайлович әйләнәтирәдәге тормыш, вакыйгалар белән һәрвакыт кызыксынып торган. Һәр нәрсәдән хәбәрдар булу өчен Биектау районына килеп урнашуга ук ул редакциягә килгән һәм ул елларда “Ильич юлы” дип аталган газетага язылып чыккан. Анатолий Михайлович вакытлы матбугат, аеруча республика күләмендә чыга торган газета-журналларны күп укый. Башка газеталарны ул нигездә сатып ала, ә менә район газетасын 1974 нче елдан бирле алдыра.

- Газетага редакциягә шәхсән үзем килеп язылганнан бирле минем район газетасыннан аерылганым юк. Ул чакта миңа әгәр дә сез хәзер язылсагыз, икенче айдан газетаны өегезгә китереп бирәчәкләр, дип әйттеләр. Нәкъ менә шулай булды да, - дип дәвам итте сүзен Анатолий Тарасов.

Тугрылыклы әбүнәче “Высокогорские вести” газетасын көтеп ала һәм аны башыннан ахырына кадәр җентекләп укып чыга. Мәкаләләрне бик игътибар белән укый һәм хаталар тапкан очракта безгә шалтыратып әйтә. Анатолий Михайлович хәзер авыл хуҗалыгы темасын элеккегә караганда кимрәк яктырталар, дип кенә уфтана. Аның шулай ук газета атнага ике тапкыр түгел, көн саен чыксын иде, дигән теләге дә бар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев