Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

Мөхтәрәм биектаулылар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Изге Рамазан аенда районыбызның барлык мөселманары рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз. Ураза бәйрәмендә борынгыдан килгән гореф-гадәтләр буенча,...

Мөхтәрәм биектаулылар!

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Изге Рамазан аенда районыбызның барлык мөселманары рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.

Ураза бәйрәмендә борынгыдан килгән гореф-гадәтләр буенча, татар халкының татулык, игелек һәм гаделлек идеалларына омтылышы чагылыш таба. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, без барлык дин кардәшләребезне мөселман өммәтен рухи хәзинәләргә нигезләнеп ныгытуга, милләтара һәм динара ризалыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә чакырабыз.

Ураза бәйрәме барыбызга да күңел җылысы бүләк итсен, йөрәкләребезне шатлык һәм мәхәббәт белән сугарсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм мул тормыш телим! Йортларыбызга бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек иңсен!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев