Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Республика көне белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмебез - Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Моннан чирек гасыр ел элек туган республикабыз Татарстан яңалыкка һәм алгарышка, үзенең дәүләтчелеген ныгытуга юл алды. Шул еллар эчендә Татарстан икътисади авырлыкларны җиңеп, уңышлы иҗтимагый-икътисади үсеш юлына басты, киләчәккә яңа бурычлар билгеләде. Президент тарафыннан кабул ителгән...

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне төп дәүләт бәйрәмебез - Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Моннан чирек гасыр ел элек туган республикабыз Татарстан яңалыкка һәм алгарышка, үзенең дәүләтчелеген ныгытуга юл алды. Шул еллар эчендә Татарстан икътисади авырлыкларны җиңеп, уңышлы иҗтимагый-икътисади үсеш юлына басты, киләчәккә яңа бурычлар билгеләде. Президент тарафыннан кабул ителгән максатчан программалар республикада яшәүче йөздән артык милләт вәкилләре мәнфәгатьләрендә тормышка ашырыла. Әлеге программаларны томышка ашыруда Биектау халкы да үзеннән зур өлеш кертә. Сәнәгатьнең төп юнәлешләрендә: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү промышленностенда, төзелеш һәм сәүдә өлкәсендә Биектау районы республикада әйдәп баручы районнарның берсенә әверелде. Бүген без район икътисадына күләмле инвестицияләр җәлеп итү өстендә эшлибез. Сәламәтлекне саклау һәм белем бирү өлкәләрендә дә горурланып сөйләрдәй казанышларыбыз бар.

Бүген районыбыз киләчәккә йөз тота. Икътисади үсеш үзе белән бергә бик күп яңарышлар алып килә. Авыллар матурая, төзекләнә, тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра. Спорт сарайлары, мәктәпләр, ФАПлар, парклар һәм скверлар - болар барысы да үзгәрешләрнең күзгә күренә торган символлары. Районыбызга туристларны җәлеп итү буенча барган зур эш тә шуңа юнәлгән.

Районыбызда туган җирен яратучы һәм аның тарихы белән горурланучы сәләтле, тырыш һәм кунакчыл халык яши. Сезнең белән бергә тормыш дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрүгә, иң кыю мәсьәләләрне чишә алуыбызга иманым камил. Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев