Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Пасха бәйрәме белән котлавы

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Районыбызның барлык православие динен тотучыларын бөек һәм шатлыклы көн - Христосның Терелүе белән чын йөрәктән котлыйм! Пасха - рухи яңарыш, яшәеш һәм мәрхәмәт тантанасы символы. Бу бәйрәм уйларны мәңгелек әхлак кыйммәтләренә юнәлтә, рух ныклыгы үрнәге күрсәтә, кызганырга һәм игелекле булырга өйрәтә Әлеге бөек бәйрәм күп гасырлар...

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!
Районыбызның барлык православие динен тотучыларын бөек һәм шатлыклы көн - Христосның Терелүе белән чын йөрәктән котлыйм! Пасха - рухи яңарыш, яшәеш һәм мәрхәмәт тантанасы символы. Бу бәйрәм уйларны мәңгелек әхлак кыйммәтләренә юнәлтә, рух ныклыгы үрнәге күрсәтә, кызганырга һәм игелекле булырга өйрәтә
Әлеге бөек бәйрәм күп гасырлар дәвамында христианнарга сүрелмәс иман яктылыгы бүләк итә, әлеге яктылык аларның тормышын тирәнлек һәм мәгънәвилек белән баета, кешеләрнең йөрәгенә, якыннарга мәхәббәт хисен сеңдерә, тыныч киләчәккә ышаныч һәм шәфкатьлелеккә омтылыш уята.
Бүген районыбызның православие чиркәүләре иҗтимагый тормышта актив катнаша, үсеп килүче буынның әхлакый тәрбиясенә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга саллы өлеш кертә, төрле халык һәм дин вәкилләре арасында үзара хөрмәт традицияләрен саклый. Биектау районында яңа чиркәүләр төзелеше һәм авылларда борынгы храмнарны торгызу эше дәвам итә, елдан-ел дин йортларына килүчеләр саны арта, приходларның мәдәни-агарту, социаль эшчәнлеге үсеш ала.
Пасха көннәре тантаналары өйләрегезне тынычлык, йөрәкләрегезне шатлык-куаныч һәм мәрхәмәт белән тутырсын, ә гомерегезнең алыштыргысыз юлдашы ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек булсын!
Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН, район хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев