Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның медицина хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле Биектау районы медицина хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Медицина хезмәткәре - һөнәр генә түгел, анда уңыш казану өчен билгеле күләмдә белем, күнекмә һәм тәҗрибә кирәк. Табиб һөнәрен сайлаган кешеләр үзгә җанлы булырга тиеш. Медицина фәне ничек кенә алга китмәсен, клиникаларыбызда нинди генә камил дәвалау-диагностикау...

Хөрмәтле Биектау районы медицина хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Медицина хезмәткәре - һөнәр генә түгел, анда уңыш казану өчен билгеле күләмдә белем, күнекмә һәм тәҗрибә кирәк. Табиб һөнәрен сайлаган кешеләр үзгә җанлы булырга тиеш. Медицина фәне ничек кенә алга китмәсен, клиникаларыбызда нинди генә камил дәвалау-диагностикау җиһазлары һәм югары технологияләрдән файдаланмыйк, пациентларның табибларның игътибары, аларның кызгану, хәлгә керү сәләтенә ихтыяҗы кимеми.

Бүгенге көндә район халкының медицина ярдәменең сыйфаты һәм профессиональлеккә карата таләпләре арта һәм без аның артыннан өлгерергә тиеш. Бу яктан безгә Татарстан җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә, аерым алганда, сәламәтлек саклауга инвестицияләр кертә.

Бүген безнең районның медицина учреждениеләре республика стандартларына туры килә, дип горурланып әйтә алабыз. Аларда без элек хыяллана гына алган җиһазлар пәйда булды. Районның күп кенә торак пунктларында яңа ФАПларсафка басты. Әмма камил техника һәм югары технологияләр - югары әхлак сыйфатына ия чын профессионаллар кулында гына тиешле нәтиҗәсен бирә. Бездә андый хезмәткәрләр байтак.

Сезгә әлеге мактаулы хезмәтегездә чын күңелдән уңышлар телим. Аның нәтиҗәләре безне мөмкин кадәр ешрак сөендерсен! Бу бәйрәм көнендә район халкы сәламәтлеге сагында кизү торучы табибларга, ашыгыч ярдәм күрсәтү системасында эшләүче медицина хезмәткәрләренә эчкерсез рәхмәт сүзләремне җикерәм. Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!

Р.Г.Кәлимуллин, Биектау районы Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев