Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар! Сезне төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! 10 нчы ноябрь көнне үзен күркәм һәм мактаулы хезмәткә - хокук тәртибен саклауга багышлаучыларны котлыйлар. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, тел тидермәслек әйбәт сыйфатларга һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә....

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!
Сезне төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
10 нчы ноябрь көнне үзен күркәм һәм мактаулы хезмәткә - хокук тәртибен саклауга багышлаучыларны котлыйлар.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, тел тидермәслек әйбәт сыйфатларга һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә. Сезнең алга Ватанга һәм канунга хезмәт итү бурычы куелган, кешеләр, тормышта килеп туган иң кыен хәлләрдә гаделлек эзләп, нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәләр.
Бу көнне без гади хезмәткәрләргә һәм офицерларга - җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл инспекторларына, участок вәкилләренә һәм патрульлек хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Һәммәгезгә дә иминлекләр, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, игелекле максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар һәм һөнәри биеклекләрне яулавыгызны телим!
Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН,
Район Башлыгы
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев