Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле дуслар, райондашлар! Барлык укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Беренче сентябрь - халык бәйрәме, һәм ул һәрберебез өчен якын,кадерле. Белем көне - мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балалар өчен бигрәк тә дулкынландыргыч...

Кадерле дуслар, райондашлар!

Барлык укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Беренче сентябрь - халык бәйрәме, һәм ул һәрберебез өчен якын,кадерле.

Белем көне - мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балалар өчен бигрәк тә дулкынландыргыч вакыйга. Биектау районында быел 579 бала беренче сыйныфка укырга бара. Аларның укулары нәтиҗәле, яңа ачышларга бай булсын, күңелләренә белем нуры иңсен дип телик.

Укытучылар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен Белем көне үз укучылары белән очрашу бәйрәме генә түгел, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирү кебек ифрат җаваплы эшкә керешү мизгеле дә ул. Барыбызга да мәгълүм: кешене зур казанышларга илтүче юл һәрвакыт мәктәптән башлана. Бүген районыбызның һәр педагогы, һәр укучысы үз алдына матур максатлар куя. Максат ул һәрвакыт югары нәтиҗәләргә китерә. Халыкара, Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, бәйгеләрендә җиңү яулап районыбыз данын югары күтәргән укытучыларга һәм укучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Без сезнең белән горурланабыз. Бүген районда хыялларны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да булдырылган. "Хаким олимпиадасы" проекты да биш ел эчендә үзен мөһим проектларның берсе итеп танытты. Безнең проект барлык балалар да һәм укытучылар да катнаша алуы белән башка олимпиадалардан аерылып тора. Сәламәт яшәү өчен кирәкле күнекмәләрне бала мәктәптә үк алырга тиеш. Без моңа зур игътибар бирәбез. Районыбызның һәрбер яшь кешесе заманга лаек белем алып, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсын өчен алга таба да барысын да эшләрбез. Әти-әниләргә дә, безнең башлангычларга кушылып, балаларының укуда, сәнгатьтә, спортта яңа казанышларга ирешүендә һәръяклап ярдәм итүләрен теләп калам.

Бүгенге тантаналы бәйрәм көнендә барлык укучыларга - беренче сыйныфка кергәннәренә дә, укуларын тәмамлау алдында торганнарына да - һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен телим.

Укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләребезгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Укучыларыгыз сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендерсен. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телим! Хәерле сәгатьтә!

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН, Биектау муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев