Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин юбилярларны туган көннәре белән котлады (+ФОТО)

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бүген 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүче ике мөхтәрәм юбилярны бәйрәмнәре белән котлады. Сафина Оркыя Мөхәммәтҗан кызы Биектау авылында яши. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Оркыя апа 10 балага тормыш биргән. Тик...

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бүген 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүче ике мөхтәрәм юбилярны бәйрәмнәре белән котлады.

Сафина Оркыя Мөхәммәтҗан кызы Биектау авылында яши. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.

Оркыя апа 10 балага тормыш биргән. Тик ни кызганыч аларның берсе кечкенә вакытында ук вафат була. Хәзерге көндә мөхтәрәм әни һәм әби 9 баласы, 15 оныгы һәм 18 оныкчыгы куанычында гомер кичерә.

Хәзерге вакытта Коркачык тимер юл разъездында гомер кичерүче Фәйзрахманова Рәшидә Гыйльметдин кызы тумышы белән Арча районының Иске Кырлай авылыннан. Ул шулай ук Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.

Тимер-бетон заводында эшләргә Коркачыкка килә һәм биредә төпләнеп кала. Бер кыз тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә аның тәрбия-кадер-хөрмәтендә тормыш итә. 1 оныгы бар.

Район башлыгы юбилярга саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы һәм яратуында озын-озак гомер итүләрен теләд. Шулай ук Рөстәм Кәлимуллин юбилярларга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммаларын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев