Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин имамнар белән очрашты (+ФОТО)
Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район мәчетләре имамнары белән очрашу уздырды. Очрашу экстремизим һәм терроризмга каршы профилактика чаралары кысаларында үтте. Анда Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм районның төрле мәчетләреннән имамнар җыелган иде. Район башлыгы дини оешмаларның, шул исәптән мәчетләребезнең үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертергә...
Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район мәчетләре имамнары белән очрашу уздырды. Очрашу экстремизим һәм терроризмга каршы профилактика чаралары кысаларында үтте. Анда Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм районның төрле мәчетләреннән имамнар җыелган иде.
Район башлыгы дини оешмаларның, шул исәптән мәчетләребезнең үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертергә тиешлеген, район мәчетләрендә тормышның җанлануы, аларда көнгә биш тапкыр азан әйтелергә тиешлеге турында ассызыклап үтте. Ә азан яңгараган, биш тапкыр намаз укылган авылның киләчәге өметле, анда дингә килүчеләр дә күбәюе турында билгеләп үтте.
Шулай ук Рөстәм Кәлимуллин мәчет имамнарының мәхәллә кешеләренә игътибарлы булуларын, мәчеткә килүчеләр белән һәрдаим әңгәмәләр корып, сөйләшүләр алып баруның да мөһимлеген әйтеп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев