Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Башлыгы чыршысы төсле утларын кабызды

Район хакимияте Башлыгы чыршысы Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналарның берсе булып тора. Бирегә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган призерлар чакырыла. Аларның барысын да район хакимияте башлыгы шәхсән үзе тәбрик итә. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк. Ел саен уза торган...

Район хакимияте Башлыгы чыршысы Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналарның берсе булып тора. Бирегә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган призерлар чакырыла. Аларның барысын да район хакимияте башлыгы шәхсән үзе тәбрик итә. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк. Ел саен уза торган тантанага тагын да күбрәк бәйрәм төсе бирү өчен аны оештыручылар быел тантананы бай эчтәлекле итәргә тырышканнар. Башка елларда аерым бер әкият сюжетына гына корылган тамаша быел бик күп әкият геройларын да үзенә чакырган иде. Сәхнәдә балаларга таныш образлар: Көлгенә һәм аның усал үги әнисе, Тукай әкиятләре геройлары - барысын да балалар үз итте. Әйтергә кирәк, бер көнлек тантанага аны оештыручылар берничә ай буе әзерләнә. Әзерлек бушка китми. Тамашаның һәр мизгеле тылсым белән сугарылган, үзеңне чын мәгънәсендә әкият дөньясында хис итәсең, балаларның йөзләреннән елмаю китми.

Әйткәнебезчә, район хакимияте башлыгы чыршысына район балаларының "иң-иң"нәре генә чакырылган. Карина Уткина әтисе белән килгән. Учхоз мәктәбе укучысы Карина ел дәвамында математика һәм рус теле буенча бөтенроссия контроль эшләрен яза, 4-ле һәм 5-ле билгеләренә генә укый.

"Хисләребез ташып тора. Район хакимияте башлыгына мондый бәйрәм бүләк иткәне өчен бик зур рәхмәт", - диләр Уткиннар.

"Район хакимияте башлыгы чыршысы балалар өчен бик зур Яңа ел бүләге. Бу бәйрәмгә барытик алдынгы укучылар гына чакырылган. Андыйлар мондый хөрмәткә аеруча лаек", -диләр Зыятдиновлар гаиләсе әгъзалары.

Бәйрәмгә, шулай ук, быел үзләренә әти-әни, җылы гаилә тапкан ятим балалар да чакырылган иде. Аларга да Кыш бабай бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне аларга Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре әзерләгән. Биектау районы Боз сараенда суд хезмәткәрләре хоккей командасы үзенең күнегүләрен үткәрә. Алар авыр тормыш хәлендә калган ятим балаларны шефлыкка алганнар. "Без бүген бирегә үзебезнең нәни дусларыбызны тәбрикләргә дип килдек. Алар безнең өчен бик тә кадерле, - ди ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев. - Без үзебез шефлыкка алган балаларны ел саен котлыйбыз. Алар да Яңа елдан могҗиза көтә. Без азга гына булса да аларның мораль һәм матди хәлен җиңеләйтә алабыз икән, безнең өчен моннан да зур шатлык юк. Хөкемдарлар, иң беренче чиратта, гади кешеләр."

Аннан соң бәйрәм кунакларын Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Ул балаларны үз итеп килгән Югары суд хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде һәм шаяртып әйтеп куйды: "Республика Югары суды өчен кадрларны да без әзерләрбез". Район башлыгы тантанага килгән балаларга мөрәҗәгать итеп, аларның барысын да чыршы бәйрәме белән котлады, исәнлек саулык теләде. Ул ел азагы якынлашканда, районның иң алдынгы укучыларын җыюны матур гадәт булуын билгеләп узды. "Бүген районыбыз күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы. Әмма иң мөһиме - без балаларыбызның казанышлары белән бай. Бүген без олимпиада призерлары буенча алтын урталыкта торабыз, республика һәм Россия күләмендәге спорт ярышларында катнашкан балаларыбыз да безне сөендереп тора. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз. Сез - безнең киләчәгебез. Уңышлар сезгә!" - дип Рөстәм Кәлимуллин балаларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Бәйрәмнең башында да, ахырында да балаларны сәламләп, Кыш Бабай һәм Кар Кызы чыкты. Тамаша тәмамлангач, алар чыршының төсле утларын кабызды.

Алия ХӘЙРЕТДИНОВА,автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев