Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Раил Шәймәрдәнов: “Бурычлылар белән эш дәвам иттереләчәк”
27 нче октябрьдә район прокуратурасында салым, пенсия һәм хезмәт законнары өлкәсендә хокук тәртибе бозуларга каршы тору буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Эш төркеме утырышына районның салымнар, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият взнослары буенча бурычлары булган 16 предприятие җитәкчесе чакырылды. Араларында "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте...
27 нче октябрьдә район прокуратурасында салым, пенсия һәм хезмәт законнары өлкәсендә хокук тәртибе бозуларга каршы тору буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды.
Эш төркеме утырышына районның салымнар, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият взнослары буенча бурычлары булган 16 предприятие җитәкчесе чакырылды. Араларында "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте һәм башка оешмалар җитәкчеләре бар иде.
Очрашуда социаль иминиятләштерүнең федераль хезмәте, суд приставлары, пенсия фонды һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге вәкилләре катнашты.
Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Раил Шәймәрдәнов сүзләренә караганда, мондый җыелыш агымдагы елда 3нчесе икән инде. Моннан алдагы утырышлар нәтиҗәсе буенча бурычларның күпмедер өлеше түләнгән. Әҗәте булучылар белән эшләү дәвам иттереләчәк. Салымнар буенча һәм Пенсия фондына бурычлары булган предприятие җитәкчеләренә әҗәтне үз теләкләре белән түләү өчен сроклар билгеләнде.
Узган утырышлар нәтиҗәсе буенча барлык дәрәҗәге бюджетларга салымнар буенча 3 млн. сум бурыч акчасы килгән.
Барлык дәрәҗәдге бюджетларга бурыч акчасының үз вакытында килүен район прокуратурасы үз контроленә алды. Хезмәткәрләргә хезмәт хакының да үз вакытында бирелүе игътибар үзәгендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев