Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рафаэль Кашап улы Заһидуллин

20 нче августта 90 яшендә Биектау районының мактаулы гражданины Рафаэль Заһидуллин вафат булды. Аның язмышы безнең район белән тыгыз бәйләнгән иде.

Рафаэль Кашап улы ТРның Дөбьяз (хәзерге Биектау районы) районына караган Суыксу авылында туа. 1945 нче елны ул җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм документларын Казан шәһәрендәге сәнгать училищесына тапшыра. Ә бер айдан документларын кире алырга туры килә: әнисенә энесен һәм сеңелләрен аякка бастырырга ярдәм итәргә кирәк була. Авылга кайтканнан соң хисапчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, КПССның Дөбьяз райкомына инструктор булып эшкә урнаша. Р.Заһидуллин һәрвакытта белемгә омтыла. Укырга кирәклеген аңлаганлыктан, эшеннән аерылмыйча гына урта белем ала. 1959-1963 елларда ул Казандагы Югары партия мәктәбендә, аннары Свердловскидагы югары партия мәктәбендә белем ала. Белемгә омтылу аны Максим Горький исемендәге Урал дәүләт университетының икътисад факультетына китерә. Рафаэль Кашапович кешеләр белән һәрвакыт уртак тел табып эшләде һәм яшәде, шунлыктан һәр нәрсәне күз уңында тота алды. Яшел Үзән колхоз-совхоз производство идарәсе парткомы әгъзасы, ә 1966 елдан туган авылы Суыксуда Ульянов исемендәге колхоз рәисе булып эшләде.

1973 нче елда Заһидуллиннар гаиләсе Биектауга күченеп килә. Анда Рафаэль Кашап улы хезмәт баскычыннан менгәндә чираттагы үрне яулый, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары була. Пенсиягә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе вазифасында чыга. Әмма өйдә утырасы килми аның - әле ун елдан артык Биектау райпосында хезмәт куя.

2008 елның мартында Рафаэль Кашап улының тормышы башка юнәлеш ала: дәүләт хезмәткәре, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган кеше рәсем сәнгате белән мавыгып китә. Бу бер дә очраклы хәл булмый - беренче сыйныфтан ук ул буяулар белән кайнашырга, рәсем ясарга ярата, стена газеталары чыгара. Көнбатыш һәм үзебезнең илдәге рәссамнарның иҗаты белән кызыксына. Әмма хезмәткә багышланган тормыш, шуңа бәйле рәвештә килеп туган проблемалар аның иҗатына чәчәк атарга ирек бирми. Рәссамны табигать күренешләре, барыннан да бигрәк Биектау табигате җәлеп итә.

Рафаэль Кашап улы ачык һавада түгел, хәтереннән ясауга өстенлек бирә. Үзенең хезмәтләре белән ул дусларын сөендерә, аның берничә картинасы Биектау районының Туган якны өйрәнү музеенда да урын алды. Рафаэль Кашап улы һәрвакытта да актив булды, күп укыды, укучылар белән еш очрашты. Районның ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы һәм Туган якны өйрәнү музее каршындагы “Ветеран” клубы җитәкчесе буларак, яшьләргә рухи һәм патриотик тәрбия бирү буенча зур эшләр алып барды. Хәтере искиткеч яхшы булганлыктан, ул һәркем өчен кызыклы әңгәмәдәш булды.

63 ел хезмәт стажы Ульянов исемендәге колхозда рәислек итүгә, сәүдә хезмәткәрләре профосюзы райкомында, райпо советында эшләүгә багышланды. Ул күп урыннарда эшләде, әмма һәрвакытта да кече туган иленә тугрылыклы булып калды. Хезмәттәге батырлыгы өчен “Почет билгесе” ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен”, “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, юбилей медальләре, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу бүләкләр барысы да Р.К.Заһидуллиның хезмәт эшчәнлегенең барлык этапларында намус белән эшләве һәм җәмәгать эшендә актив катнашуы турында сөйли.

Агымдагы елның 13 нче июнендә туган көнендә Рафаэль Кашап улына “Биектау районының мактаулы гражданины” дигән исем бирелде. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр җәмәгать тормышында актив катнашты, китаплар чыгарды, ветераннар Советы президиумы әгъзасы буларак, район тормышының үзәгендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев