Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәр өйгә керергә лаеклы газета

6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Декада тәмамланып килә. Бүгенге көндә район газетасына 3 меңгә якын кеше язылды.

Шәпше авылында яшәүче Исхак Хәйруллин район газетасыннан башка үзенең тормышын күз алдына да китерә алмавы турында әйтте: “Биектау районында 48 ел яшим. Үзем Яшел Үзән районында тусам да, язмышым Биектау белән бәйле. Шуңа күрә мин үземне хаклы рәвештә “мин биектаулы” дип әйтә алам. Район газетасын алдырам һәм бик яратып укыйм”, - ди “Биектау хәбәрләре” газетасының тугрылыклы укучысы Исхак Хәйруллин. Аңа район яңалыкларына багышланган материаллар ошый. Авыл хуҗалыгы - игенчелек, терлекчелек темасын яктырткан материалларны кызыксынып укый. Авыл җирлекләрендә бара торган матур үзгәрешләр турында язылганнарына шатланып туя алмый. Исхак Хәйруллинга аеруча хуш килгәне сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар, спортта яулаган уңышлар турындагы хәбәрләр икән.

Татарстанның атказанган төзүчесе Исхак Хәйруллин гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына һәм төзелеш өлкәсенә багышлаган кеше. Район газетасына узган гасырның 90 нчы елларыннан даими язылып бара. Ул вакытта «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газетасы «Путь Ильича» - «Ильич юлы» дип атала иде. Редакциябез кунагы Исхак Хәйруллин, яңа гына чыккан санны кулына алып, кызыксынып карый башлады: “Газетаны, иң беренче чиратта, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре укырга тиеш. Мин үзем газетаның һәр санын көтеп алам. Үзең яшәгән җирлек вакыйгалары турында язылган хәбәрләр һәркем өчен кызыклы. Газетадан башка мин үземне сукыр кеше кебек тоям”, - ди Исхак Хәйруллин.

Исхак Хәйруллин кебек әбүнәчеләрне редакция коллективы да якын итә, андыйлар үз кешегә әверелә. Шунысы куанычлы, район газетасына язылучылар арасында яшьләр дә күп. Искәртеп үтәбез, иртәгә - 16 декабрьдә - газетага ташламалы бәядән язылу декадасы тәмамлана. Әбүнәче почта бүлегенә барып язылган очракта 2022 елның беренче ярты елына район газетасының бәясе 732 сум 12 тиен тәшкил итсә, редакциянең үзенә килеп язылучылар өчен ул 500 сумга гына төшәчәк. Бу очракта чәршәмбе, җомга көннәрендә әбүнәче газетаны редакциядән үзе теләгән вакытта алып китә ала. Ике вариантның үзегезгә кулай ысулын сайлагыз.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев