Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Профилактика - иң нәтиҗәле алымнарның берсе

1983 елдан башлап, ел саен май аеның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 нчы майга туры килде. Шушы дата алдыннан без Биектау районы үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Елена Татаринова белән әлеге көннең ни өчен шулай мөһим булуы турында сөйләштек.

- Елена Аркадьевна, сезнең күкрәккә кызыл тасма беркетелгән. Бу искә алу көне символымы?

- Әлбәттә. Әлеге символ - кызыл тасма минем ВИЧ-инфекцияле кешеләрне аңлавымны, ярдәм итәргә әзер булуымны белдерә. Мин әлеге инфекция турында мәгълүмат бирәм һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйм.

- Сез ничек уйлыйсыз - ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләргә ярдәм итү мөһимме?

- Ни кызганыч, безнең җәмгыятьтә стигмнар - тирәнтен уйланмый торган мөнәсәбәтләр күп. ВИЧлы кешеләр турында кайберәүләр алдан ук тискәре фикер йөртәләр. Ә ВИЧ йоктырганнар сезнең белән безнең кебек үк тигез хокуклы. Алар тиешле медицина ярдәме, авыруга каршы дәвалау алырга һәм гражданнар җәмгыятендә имин яшәргә тиешләр. Шунлыктан авыруы булганнар үзләрен әйбәт хис итсеннәр, ә инде ВИЧ статусы булмаучылар башкаларга бердәй мөнәсәбәттә булсыннар иде. Андый ике көн бар, берсе - СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне һәм 1 декабрь - СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне. Бу көнне без, әлеге мәкерле авыру турында тагын бер тапкыр кешеләрнең исләренә төшерү өчен, мөмкин кадәр күбрәк профилактик чаралар, төрле лекцияләр, чыгышлар оештырырга тырышабыз. Без, үзебезнең җәмгыять әлеге инфекцияне утыз елдан бирле беләбез. Аңлавыгызча, мәгълүмат белән таныш булу, барысын да алдан белеп тору бик зур әһәмияткә ия. ВИЧлы кешеләр дә үзләрен ышанычлырак тотарлар.

- Мондый чаралар ел саен бөтен дөнья күләмендә уздырыламы?

- Әйе. Бу - СПИДка каршы Халыкара көрәш көне.

- Безнең район буенча башлангыч саннарны әйтеп китмәссезме? Бу авыру ничек йога?

- Беренче тапкыр 1998 елда 175 кеше теркәлгән иде. Ни кызганыч, кешеләр үләләр дә, бер урыннан икенче урынга күченеп тә китәләр. Шул сәбәпле, безнең районда хәзер андыйлар 128 кеше. Шуларның икесе балигъ булмаган бала. Соңгы ике елда авыручылар санының артуы сизелә. Ә менә авыруның таралу проценты республика буенча уртачадагыдан түбәнрәк. Бу, әлбәттә, халыкның күченүе белән дә бәйле, безнең районны даими яшәү урыны итеп сайларга бик яраталар. Андыйлар арасында да ВИЧ-инфекциялеләр бар. Гомуми саннан контакт аша зарарланучылар да бар. Бәхеткә, өч ел буена 25 яшькә кадәрге кешеләрнең авыру очраклары теркәлмәде. Бу профилактик чараларның файдасы турында сөйли. 30 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге кешеләр арасында авыру йоктыру арта. Болар - гаиләдә яшәүче, социаль яктан актив кешеләр. Кагыйдә буларак, инфекция җенси юл белән күчә.

Реклама

- Елена Аркадьевна, сез яшьләр турында әйттегез. Алар өчен нинди профилактик чаралар уздырыла?

- Бездә уку йортлары бик актив катнаша. Барысында да диярлек әлеге темага сыйныф сәгатьләре, бәйгеләр уздырыла. Мондый чараларны балалар үзләре дә оештыралар. Бу киләчәктә дә дәвам иттерелер, дип ышанам. Авыру йоктырмас өчен үзеңне ничек дөрес тотарга икәнлеген аңлата торган профилактик кинолар күрсәтәбез.

- Елена Аркадьевна, өстәмә мәгълүмат кирәк булса, интернетка да мөрәҗәгать итәргә була. Андагы мәгълүмат дөресме, Сез ничек уйлыйсыз?

- СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика республика Үзәгенең рәсми сайтында да мәгълүмат бик күп. Дөрес мәгълүмат табасың килсә, шушы Үзәк сайтына керергә кирәк.

- Ни өчен бөтен дөньяда СПИДтан үлүчеләр көнен билгеләп үтә башлаганнар?

- Әлеге инфекциядән гомерләре бик иртә өзелгәннәрне искә алу өчен. Баштагы елларда авыруны күбрәк яшьләр йоктырды, алар бик иртә үлделәр. Ул чакта антиретровирус терапиясе юк иде. Шулай ук авыру йоктырганнарга да ярдәм кирәк. Үз ягыбыздан без, медицина хезмәткәрләре буларак, аларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә, үз вакытында дәвалау билгеләргә әзер, һәм бу иртә үлүгә юл куймаячак. Шулай ук ВИЧ статусы булмаганнарга алар әлеге мәкерле авырудан интегүчеләргә карата дөрес мөнәсәбәттә һәм сабыр булсыннар өчен пропагандистлык һәм профилактик чаралар уздырырга. Барлык кешеләрне берләштерергә. Сүземнең азагында шуны әйтәсе килә: без еш кына бу бәла миңа кагылмас, дип уйларга күнеккән. Әмма бу инфекциянең җенси юл белән дә, кан аша да күчүен аңларга кирәк. Берәү дә “миңа ул йокмас”, - дип әйтә алмый. Безне бары алдан белеп тору, дөрес мәгълүмат кына коткарып калыр.

- Елена Аркадьевна, шундый тирән мәгънәле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Тормышта кызыктыра торган әйберләр күп. Һәм хәзер күп кешеләр андый шикле хәлләрдә үзләренә “Юк!” дип әйтә алырлар. Сәламәт яшәү рәвеше, үзеңне төрле хәлләрдә җаваплы тоту, тормыш иптәшеңә, партнерыңа турылыклы булу - ВИЧ инфекциясенә иң ышанычлы профилактика.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев