Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Педагоглар август киңәшмәсенә җыелды

Үзәк мәдәният йортында педагогларның ел да оештырыла торган август конференциясе булып узды. Әлеге зур киңәшмәдә узган уку елына йомгак ясау һәм алдагысына планнар кору өчен Биектау районының ике йөзләп педагогы очрашты.

Иван Михайлов Биектау районының 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә өч елдан артык физика укытучысы булып эшләгән, ә быелгы елдан Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә робот техникасы түгәрәген алып барачак. Ул яшьтән үк педагог булырга хыялланмаган. Иван Михайлов икътисад, финанс һәм кредит белгечлеге буенча Мәскәү институтын тәмамлаган. Әмма бер очрак чыгып, аңа балалар белән дәрес уздырырга туры килгән. Шул вакыттан бирле ул мәктәптә эшләүнең офистагы хезмәткә караганда күпкә кызыклырак булуын аңлаган.

- Бу чынлап та бер очраклылык кына булды,чөнки мин үземнең икътисади белемем буенча экономист булып эшли идем. Бервакыт миңа юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес уздырырга тәкъдим иттеләр. Уздырдым. Ул дәрес барысына да, шул исәптән үземә дә ошады. Шул чакта мине мәктәпкә эшкә чакырдылар да инде. Аннары мин белемемне арттырдым һәм укытучы булып киттем, - дип сөйләде Биектауның 3 нче мәктәбе педагогы Иван Михайлов.

Гаиләдә Иван бердәнбер педагог түгел икән. Аның әтисе Александр Михайлов элек хәрби кеше булган, ә хәзер тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен укыта. Яңа уку елыннан әтисе белән улы бер мәктәптә эшләячәк. Әмма мондый хәлләр еш кабатланмый. Район һәм республика җитәкчеләре яшь педагогларга төрле яклап ярдәм күрсәтеп, уңайлы программалар тәкъдим итсә дә, укытучылар сафын тулыландырырга ашкынып торучылар күп түгел.

Август конфенциясендә шушы һәм башка темалар турында уртага салып сөйләшенде. Биредә узган уку елы нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр һәм киләсе уку елына булган планнар белән уртаклаштылар. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов үзенең докладында педагогларның һөнәри осталыгы югары булуны билгеләп үтте һәм конференциягә җыелучыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмәгә җыелучылар арасында яңа уку елында районның белем бирү учреждениеләре сафына килеп кушылачак яшь белгечләр дә бар иде.

- Миңа Биектау муниципаль районының барлык педагоглары исеменнән яшь белгечләрне сәламләү кебек абруйлы бурыч йөкләнде. Мин хәзердән үк сезгә хөрмәтле укытучылар дип дәшәм, чөнки сез шушы җаваплы һәм мактаулы һөнәрне сайлагансыз, - дип мөрәҗәгать итте яшь педагогларга “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова.

Яшь белгечләргә район җитәкчелеге исеменнән 5000әр сум акча һәм эшли башлаганда ярдәме тиячәк пособиеләр бүләк иттеләр. Рәсми өлештән тыш август киңәшмәсендә инженер сыйныфларында белем алучылар үз хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр. Президиум әгъзалары робот техникасы могҗизалары белән кызыксынып таныштылар, шулай ук район мәктәпләре һәм балалар бакчаларының конференциягә дип әзерләгән иҗади хезмәтләр күргәзмәсен дә карап чыктылар. Районның мәгариф бүлегенә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә югары бәя бирделәр.

- Белем бирүнең сыйфаты өчен Биектау районы югары бәягә лаек. Быел район мәктәпләрен 125 укучы тәмамлады һәм алар барысы да БДИны югары балларга тапшырдылар, барысы да аттестатлы булды, 22 укучы укудагы казанышлары өчен аерымлык билгеләре белән бүләкләнде, - диде ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова.

Райондагы уку йортлары юктан гына мактауга лаек булмадылар. Барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләр төрле грантлар алуда уңышлы катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев