Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Озын гомерлеләр – безнең байлыгыбыз

Кеше 90 яшьлек үрне узса, ул озын гомерле дип санала. Безнең районда мондый кешеләр игътибар үзәгендә. Алар, гомерләре буена тырышып эшләп, зур хезмәт юлы үткәннәр. Сөйләшә китсәң, һәркайсы тормыш зирәклеге белән сокландыра. Ул әле патша Россиясе заманында ук яшәгән, ике революцияне күргән, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, Советлар Союзының...

Кеше 90 яшьлек үрне узса, ул озын гомерле дип санала. Безнең районда мондый кешеләр игътибар үзәгендә. Алар, гомерләре буена тырышып эшләп, зур хезмәт юлы үткәннәр. Сөйләшә китсәң, һәркайсы тормыш зирәклеге белән сокландыра.

Ул әле патша Россиясе заманында ук яшәгән, ике революцияне күргән, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, Советлар Союзының ничек таркалуын да хәтерли. Биектау районының Яшь Көч авылында яшәүче Анна Ивановна Емельяновага агымдагы елның сентябрендә 105 яшь тулды.

Аның өеннән беркайчан да кеше өзелми. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки Анна Ивановна - яраткан әни, бик күп оныкларга, оныкчыкларга сөекле әби.

Ул бер гасырдан 5 яшькә өлкәнрәк. Гомер юллары нинди генә сикәлтәле булса да, алар аның рухын сындырмаган. Ул әле дә һәр яңа көнне сөенеп каршылый.

Нәфис гәүдәле ханым сугыштан соң өч бала белән ялгыз кала. Бүген кызларының берсе генә исән. Анна Емельяновна үзен нык тоткан, сынмаган-сыгылмаган. Тормыш дигән катлаулы юлдан ышанычлы адымнар белән башын горур тотып атлаган. Ходай Тәгалә аңа шушындый озын гомерне дә, якыннарының кайгыртучанлыгын да сабырлыгы, киң күңеллелеге бәрабәренә биргәндер.

Реклама

Анна Емельяновна бүген дә җәмгыятьтәге яңалыклардан хәбәрдар булып яши. Сентябрьдә узган сайлауларда Дачный авыл җирлегенең сайлау комиссиясе рәисе аның янына тавыш бирү урнасын алып килгәч, Анна Ивановна активлык бөтен нәрсәдә, үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәгәндә аеруча кирәк, дигән.

Мондый кешеләр - илнең горурлыгы. Моны һәр җирдә дә беләләр, беркайчан да истән чыгармыйлар. Анна Ивановнаның туган көнендә аның янына Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде. Ил Президенты Владимир Путинның котлавын, шулай ук истәлекле бүләкләрне тапшырганда Рөстәм Галиулла улы Анна Ивановна янында моннан 5 ел элек булуын исенә төшерде. Ул чакта 100 яшьлек юбилей иде. Ул истәлекле көнне тагын 5 елдан очрашырга сүз куешкан булганнар, бу юлысы инде икенче датаны билгеләделәр.

Анна Емельяновна бүген иң якын кешеләре кайгыртуында яши. Алар тыныч, тату гомер сөрәләр. Җыйнак-пөхтә йортның ишекләре һәрчак һәм һәркемгә ачык. Урының тар булса да, күңелең киң булсын - бердәм гаиләнең төп яшәү кануны менә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев