Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ольга Ширманова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ольга Ширманова. «Барлык яхшы әйбер дә көтмәгәндә була»,- дияргә ярата тапшыруыбызның юүгенге каһарманы Ольга Ширманова. Һәрбер вакыйга безнең эшчәнлегебез, уйларыбыз, фикерләребез нәтиҗәсендә барлыкка...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ольга Ширманова.

«Барлык яхшы әйбер дә көтмәгәндә була»,- дияргә ярата тапшыруыбызның юүгенге каһарманы Ольга Ширманова. Һәрбер вакыйга безнең эшчәнлегебез, уйларыбыз, фикерләребез нәтиҗәсендә барлыкка килә. Уйларыбыз никадәр чистарак булса нәтиҗә дә шулай яхшырак булачак.

Ольга яз һәм хезмәт бәйрәме көнее - 1 майда дөньяга килгән. Әлеге көнне туган кешеләр эштән чын-чынлап ләззәт алалар. Аларның сөйләгән сүзләре дә юкка-барга гына әйтелми. Ул үтемле һәм уйланылган була.

Ольга Ширманова сәяхәт итәргә, ашарга пешерергә, бигрәк тә кондитер ризыклары белән сыйларга ярата. Иҗат белән шөгыльләнә, өйдә үзенә күрә бер җылылык тудыра.
Ольгага сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Өегездә һәрвакыт шатлык булсын!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев