Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ничек кенә булмасын, мәктәптә тәмле ашаталар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Биектауның 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә булды. Ул мәктәптә кайнар ризык белән туклануны оештыру тәртибен карады, ашханәнең матди-техник яктан тәэмин ителешен тикшерде, укучылар менюсына бәйле сораулар бирде, шулай ук ашханә хезмәткәрләренең эш шартларын өйрәнде.

Азат Җиһаншин иң элек меню белән танышты. Ул туклануның бер балага ничә сумга туры килүе белән кызыксынды, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә бәйле ташламалар турында сорашты.

Азат Илдус улы ашханәнең матди-техник яктан тәэмин ителешен тикшерде, бүлмәнең бик чиста һәм җыйнак булуын искәртте. Татарстан Дәүләт Советы депутаты бөтен мәктәпләрнең уртак проблемасы - биредә эшләүче пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булуы мәсьәләсенә дә тукталды.

- Пешекчеләрнең хезмәт хакы бик аз. Аңлавымча, кулга нибары 11600 сум акча алалар. Әлбәттә, мондый шартларда яхшы пешекчеләр кафе һәм рестораннарга китә, - диде Азат Җиһаншин.

Мәктәп ашханәсендә 3 хезмәткәр эшли. Алар 600дән артык балага дүрт төрле меню әзерли. Бу бер дә җиңел эш түгел.

«Ничек кенә булмасын, мәктәптә бик тәмле ашаталар», - диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Аның сүзләренә караганда, үз эшен һәм балаларны ихлас яраткан кешеләр генә мондый сыйхөрмәт әзерли ала.

Азат Илдус улы педагогик коллектив эшен дә югары бәяләде.

- Бүгенге көндә Биектауның 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә 637 бала укый. Аларга 54 укытучы белем бирә. Аларның һәркайсына шактый эш туры килә, - диде ул.

Очрашу барышында яңгыраган барлык сораулар да парламентта өйрәнеләчәк һәм алар буенча кабул ителгән карарлар мәктәпләрдә кайнар ризык белән туклануны оештыруны яхшыртырга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде депутат.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев