Ни хәлең бар, әбекәй?!
Биектау районының Олы Битаман авылында яшәүчеләр ышанычлы канат астында. Биредә ялгыз яшәүче әби-бабайларны мәктәп укучылары кайгырта. Хәзер андыйларны ирекмәннәр дип атыйлар, малайкызлар исә үзләрен тимурчылар дип йөртә. Гап-гади замана укучылары бу! Башкалардан тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү теләге генә аерып тора үзләрен.
Тугызынчы сыйныфның тимурчылар отряды көн саен дәресләрдән соң ялгыз яшәүче әби-бабайлар янына ашыга. Бүген алар атказанган агроном Фирая апа янына килде. Әби ялгыз яши. Яше өлкән булу сәбәпле, өйдәге барлык эшләрне башкаруы да шактый кыенлашкан. Тимурчылар исә һәрвакыт ярдәмгә әзер! Алар тиз генә эшкә тотынды.
- Балаларның килүе - зур бәхет. Аларны көтеп алам. Әнә, Булат килүгә тизрәк көрәк ала да, кар көрәргә керешә, - дип сөйли Олы Битаман авылында яшәүче Фирая Вәлиуллина.
Тимурчылар җитәкчеләре эш кушканны көтеп утырмый. Тирә-күршедә яшәүчеләргә мәктәпкә кадәр дә, дәресләрдән соң дә ярдәм итәләр.
Өлкәннәр үзләре дә малай-кызларга булышырга ашыга: кул җиткән кадәр тузанын да сөртеп куялар, гел читтән ярдәм көтеп утыруы уңайсыз бит. Ничек кенә булмасын, әби-бабайлар тимурчыларга бик рәхмәтле. Бигрәк тә малайлар хезмәтен югары бәялиләр: бу кышта кар күп яуды. - Өлкәннәр янына килгәч, алар безне бик җылы каршы ала. Гел рәхмәт әйтеп озатып калалар. Шуңа күрә әби-бабайлар янына яңадан әйләнеп кайтасы, аларга ничек тә булса булышасы килә, - ди Олы Битаман мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Булат.
Кесә телефоны, гаджетларны читкә куеп, вакытны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек! Хәер, Олы Битаман укучылары гадәти тормыш белән яши. Тырышып укыйлар, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнәләр. Ярдәм итү һәм игътибарлылык кебек сыйфатлар хас аларга.
Җәй көне бакча эшләрендә бик теләп булышалар. Фирая апага былтыр бәрәңге утыртырга һәм алырга ярдәм иткәннәр. Бу юлы кызлар өйне җыештырып чыгарырга исәпли.
- Өлкәннәр рәхмәт әйткәндә, эчтә ниндидер җылылык тоям. Кемгәдер ярдәм итә алуыма сөенәм, - ди тугызынчы сыйныф укучысы Альбина.
Олы Битаман мәктәбендә барлыгы 30 укучы белем ала, аларның яртысы - тимурчылар. Әлеге сафка бишенче сыйныфтан кабул итәләр.
Авылда ялгыз яшәүче өлкәннәр күп. Тимурчылык хәрәкәте шуңа күрә барлыкка килгән дә инде. Әлеге тәкъдим белән укытучылар чыккан, ә укучылар бик теләп кушылган. Авыл балалары эшкә күнеккән. Ә хезмәтеңә әнә шундый югары бәя биргәндә - тагын да күңеллерәк.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев