“Нечкәбил” – сөйкемлеләр, уңганнар, булдыклылар конкурсы
"Нечкәбил" - хатын-кыз гүзәллеге, әниләр һәм гаилә конкурсы дәвам итә. 10 август көнне "Нечкәбил" конкурсы сайтында Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланды. Биектау районыннан әлеге конкурста Биектау авылында яшәүче, "Петушок" балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Валентина Фомичева катнаша. Хөрмәткә лаеклы якташыбызны һәм аның гаиләсен яклыйк! Тавыш бирү "Катнашучылар...
"Нечкәбил" - хатын-кыз гүзәллеге, әниләр һәм гаилә конкурсы дәвам итә.
10 август көнне "Нечкәбил" конкурсы сайтында Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланды. Биектау районыннан әлеге конкурста Биектау авылында яшәүче, "Петушок" балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Валентина Фомичева катнаша. Хөрмәткә лаеклы якташыбызны һәм аның гаиләсен яклыйк!
Тавыш бирү "Катнашучылар өчен тавыш бирү" рубрикасы белән конкурс сайтында уза. Тавыш бирү өчен катнашучының фоторәсеме астындагы түгәрәккә басып алырга һәм битнең аскы өлешендә саннар/хәрефләр тупланмасы җыярга (роботлардан саклану өчен). Тәүлегенә 1 тапкыр тавыш бирергә мөмкин, ул 3 сентябрьдә тәмамланачак. Конкурсның ярымфиналы - Татарстан гаиләләре фестивале "Ривьера" күңел ачу комплексында 6 сентябрьдә, ә финалы 28 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Нечкәбил" хатын-кыз гүзәллеге, әниләр һәм гаилә конкурсы" Татарстанда 2004 елда барлыкка килде. Аны оештыручылар җәмгыятьнең һәм бигрәк тә яшь кызларның игътибарын тормышта хатын-кызга бала табып үстерү, гаилә кору бурычы йөкләнүенә юнәлтергә омтылдылар. Гаилә учагын сүндерми саклаучы хәләл җефет, ана булгач та хатын-кыз үзенең чибәрлеген югалтмый, ул талантын тормышта куллана белә, уңышка ирешә. Җир йөзендәге иң күркәм гүзәллек - хатын-кыз-ана гүзәллеге.
Конкурска исем Абдулла Алиш әкиятеннән кайгыртучан ана һәм умарта оясы хуҗабикәсе - Нечкәбил исемле эшчән бал корты гәүдәләнеше буларак алына.
Конкурсның идеясен бик күп кеше, шул исәптән анда катнашырга теләүчеләр дә ошата. Беренче конкурсның сайлап алу турына Казаннан 400ләп, икенче конкурска 600 ана килә. Ә "Нечкәбил-2005" һәм "Нечкәбил-2007" конкурсларының сайлап алу турында Казаннан гына түгел, ә бәлки республиканың башка шәһәрләреннән дә 800 һәм 1000нән күбрәк хатын-кыз катнаша.
"Нечкәбил" конкурсы - Татарстан Республикасының балалары булган хатын-кызлары өчен ачык конкурс. Анда катнашу өчен сайлап алу турын ана кеше үтә, ә конкурста исә бөтен гаилә: балалары, ире, әти-әниләре, туганнары, дуслары - үз гаиләләре дип санаган кешеләр барысы да катнаша. Конкурста катнашучы әни кеше үзенең гаиләсе, андагы кыйммәтләр, күркәм гадәт-традицияләр турында, мәдәни тормыш, бер-берсен ничек яратып, аңлап, хөрмәт итеп яшәүләре турында сөйли һәм күрсәтә ала. "Алтын Нечкәбил" дигән иң югары титулны яуларга тырышып, конкурста менеджерлар, икътисадчылар, предприятие җитәкчеләре, эшче һөнәр вәкилләре, хуҗабикәләр катнаша.
"Нечкәбил" конкурсы тиңдәше булмаган проектка әверелде. Аның игътибар үзәгендә - хатын-кыз гүзәллеге, Ана булу, Гаилә. Ул гаиләдәге әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауга, күркәм гадәт-йолалар һәм тотрыклылык гәүдәләнеше буларак, гаиләнең дәрәҗәсен, хатын-кыз-ананың җәмгыятьтәге абруен күтәрүгә юнәлтелгән.
Рәсемдә: Валентина Фомичева ире Сергей һәм улы Владислав белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев