Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Надя Гаврильчева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Надя Гаврильчева. «Безне тормыш түгел. Ә кешеләр үзгәртә», - дип яза үзенең "Вконтакте"дагы рәсми битендә тапшыруыбызның бүгенге каһарманы Надя Гаврильчева. Чыннан да шулай....

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Надя Гаврильчева.

«Безне тормыш түгел. Ә кешеләр үзгәртә», - дип яза үзенең "Вконтакте"дагы рәсми битендә тапшыруыбызның бүгенге каһарманы Надя Гаврильчева. Чыннан да шулай. Әйләнә-тирәлек, безнең янәшәдәгеләребез безне азмы-күпме үзгәрергә этәрә. Ә кайбер очракта бөтен барлыгыбызны үзгәртер өчен бер кешенең генә дә тормышыбызда пәйда булуы җитә. "Ачу тотмагыз. Шарлар тотыгыз ", дип киңәш итә әле генә җәйге сессиясен ябып, хәзерге вакытта күптән көтелгән ялда булган Надя. Алда аны җылылык, диңгез, кояш һәм күп яңа кичерешләр көтә.

Яхшы уку, зур уңышлар телибез аңа.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев