Муниципаль хезмәткәрләрнең бурычы - район үсеше хакына намус белән эшләү
Узган атнада Россиядә муниципалитетларда эшләүчеләр - шәһәр округлары, җирлекләр, шәһәр районнары, шулай ук муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге көнгә багышланган бәйрәм үзәк мәдәният йортында узды.
Власть белән халык а р а с ы н д а г ы э л е м т ә н е җайга салу буенча иң зур җаваплылык йөкләнә торган кешеләр - администрация хезмәткәрләре. Болар - райондагы авыл җирлекләре секретарьлары һәм башлыклары, Башкарма комитет белгечләре һәм бүлек җитәкчеләре, аларның урынбасарлары. Залга район үсешенә зур йогынты ясаучы кешеләр җыелды. Сәхнәдән аларны бәйрәм белән котладылар.
- Б е з н е ң х е з м ә т кешеләр белән аралашуга нигезләнгән. Шунлыктан безгә, халык белән ике арада бер-береңә карата ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру өчен кайдадыр үтә дә сабыр булырга, ә кайдадыр бөтенесен дә аермачык әйтә белергә кирәк, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.
Равил Хисаметдинов чиновникларны намус белән эшләүләре һәм җирле үзидарә эшенә зур өлеш кертүләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Коркачык авыл җирлеге башлыгы Ранис Салихҗанов, Башкарма комитетның исәп бүлеге җитәкчесе Валентина Ганиева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәкимуллин, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Алексей Афанасьев һәм башка бик күпләр булды. Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляковны беренче генә тапкыр бүләкләмиләр. Ул җирлеккә 2015 нче елдан бирле җитәкчелек итә. Бу дәвердә бик күп объектлар ремонтланды һәм төзекләндерелде, бүгенге көндә балалар бакчасына капиталь ремонт уздырыла, шулай ук мәдәният йорты һәм чистарту корылмалары да ремонтланачак.
- Җирлек башлыгы эшендә кешеләргә карата игътибарлы булу мөһим. Аларны тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Без һәрвакыт халык белән эшлибез бит, - диде Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков.
Бәйрәмдә шулай ук сынауларны уңышлы узган җирле үзидарә хезмәткәрләренә ГТО значоклары да тапшырылды. Залга җыелучылар өчен концерт программасы да күздә тотылган иде.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев