Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәшәкатьләрен ияртеп яз килә

Биектау районында торак пунктларын төзекләндерү эшләре, аларны тәртиптә тоту, юллар мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә тора. Әмма бу өлкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Биектау районы Башкарма комитеты рәисенең төзелеш эшләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шәйдуллин белән шул турыда сөйләшәбез. - Сер түгел, яз үзе белән бергә бик...

Биектау районында торак пунктларын төзекләндерү эшләре, аларны тәртиптә тоту, юллар мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә тора. Әмма бу өлкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Биектау районы Башкарма комитеты рәисенең төзелеш эшләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шәйдуллин белән шул турыда сөйләшәбез.
- Сер түгел, яз үзе белән бергә бик күп проблемалар ияртеп килә. Аларның үзәккә үткәне - юллар проблемасы. Яз көне бу проблема тагын да кискенләшә. Соңгы вакытларда халык социаль челтәр аша үзенең моң-зарын җиткерә башлады. Аларның күбесе авыл җирендә яшәүчеләрдән килә. Алар юлларның чистартылмавы турында зарлана. Дөресен әйтергә кирәк, мондый зарларны кыш буе күзәтергә туры килде. Бу нисбәттән халыкка ни дип җавап бирер идегез?
- Дөрес, быел юллар чистарту мәсьәләсендә бездә вәзгыять катлаулы иде. Без иң элек беренче чиратта чистартылырга тиешле юлларга игътибар бирәбез. Сүз социаль әһәмияткә ия булган объектларга илтүче юллар турында бара. Мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләргә илтә торган, халык күпләп йөри торган юллар шундыйлардан. Әлеге юлларны чистартканнан соң торак пунктлары урамнарын чистартырга керешәбез. Быел кар чистарту техникасы җитмәү сәбәпле, сез әйтеп үткән зарлану очраклары еш булды. Киләчәктә мондый хәлләрне булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз. Кышка бар булган техниканы төзекләндереп, аларның барысын да эшкә җигәрбез, дип уйлыйм.
- Юллар чистарту эше буенча авыл җирлекләрендә кем җаваплы?
- Юлларны чистарту, төзекләндерү эшенә авыл җирлекләре башлыгы җавап бирә. Алар юл чистарту техникаларына ия булган предприятиеләр, башка затлар белән килешү төзеп, эшләнгән эш өчен түләргә тиеш.
- Әгәр авыл җирлеге башлыгы халык зарына колак салмаса, алар Сез җитәкләгән бүлеккә мөрәҗәгать итә аламы?
- Әлбәттә, безнең адреска да бик күп шикаять килә. Без, үз чиратыбызда, авыл җирлекләре башлыклары эшен күзәтү астында тотабыз, аларга ярдәм итәбез, бергәләп килеп туган хәлдән чыгу җаен эзлибез.
- Безнең районда җимерелергә торган, кеше тормышы өчен куркыныч янаган өйләр дә юк түгел. Чыпчык авылында җимерелә башлаган өй турындагы вакыйга һәркемнең хәтерендә. Ул проблема нинди нәтиҗә белән тәмамланды?
- Агымдагы елның гыйнвар аенда Чыпчык авылы Совет урамындагы 1-нче йортның нигезе чүкте. Район Башкарма комитеты һәм экспертиза үткәрә торган оешма вәкилләреннән төзелгән махсус комиссия анда тикшерү эшләре алып барды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә әлеге йортның, чынлап та, алга таба яшәү өчен яраксыз, кеше гомере өчен куркыныч икәнлеге ачыкланды. Район җитәкчелеге, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, Татарстан Республикасы президентына мөрәҗәгать итте. Бер атна вакыт эчендә республиканың махсус программасы нигезендә әлеге йортта яшәүче кешеләрне башка урынга күчерү турында карар кабул ителде. Без аларны Коркачык станциясендәге яңа йортка вакытлыча яшәп торыр өчен күчереп тордык. Ни өчен вакытлыча, чөнки алар җимерелергә торган өйләрдән күчерү буенча республика программасына кертелергә тиеш. Коркачык станциясендә аларга вакытлыча арендага бирелгән йортның 1 квадрат метрына 35 сум акча түлиләр. Алга таба, безнең уйлавыбызча, әлеге фатирлар алар милке булып калырга тиеш. Әмма нинди юллар белән, анысын бергәләп хәл итәсе була. Бүгенге көндә Чыпчык авылындагы бу җимерек йортта бер кеше дә яшәми. Ул йозакка бикләнгән, безнең күзәтү астына алынган. Ул өйдә яшәгән 16 гаиләнең 15-е Коркачык станциясендәге йортка күчерелде. Ә бер гаилә, әлеге фатирдан башка тагын бер торак урыны булу сәбәпле, безнең тәкъдимнән файдаланмады.
- Район җирлегендә тагын күпме кеше тормышы өчен куркыныч янаган өйләр бар?
- Җимерелергә торган өйләрдән күчерү программасы буенча 2012 елга кадәр исәпкә алынган 276 гаилә үз чиратын көтә. 2017 ел ахырына кадәр без аларны - барлыгы 700 кеше - куркыныч янаган өйләрдән күчерергә тиеш. Бүгенге көндә 188 гаилә күчерелде. Шул рәвешле программаның 66% үтәлде, дип әйтә алабыз. Ел ахырына кадәр программаны тулысынча үтәрбез, дип уйлыйм.
- Биектау районында халык үзе куллангын торак-коммуналь хезмәтләре өчен бик начар түли. Кайчандыр безнең район бурычлар буенча "кызыл зонада" иде. Бүген әлеге вәзгыятьтә нинди үзгәрешләр бар?
- Бу эш бүген системага салынып килә. Без идарә компанияләре, коммуналь предприятиеләр һәм суд приставлары бергәләп авыр хәлдән чыгу юлын эзлибез, бурычлы кешеләр өстеннән судка гаризалар бирәбез. Кыскасы, бурычны суд аша кайтару өстендә эшлибез. Әмма халыкка эшне судка кадәр җибәрмәсәк иде дигән мөрәҗәгать белән чыгасы килә. Мондый намуссыз юлда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ешрак очрый. Аларның бурычлары еллар буе җыелып килә. Бүген коммуналь хезмәттән бушка гына файдаланырга теләүчеләр, иртәме-соңмы, барыбер бурычны кайтарырга тиеш була.
- Түләмәүчеләр арасында кискен финанс кыенлыгын кичерүчеләр дә булырга мөмкин. Андыйлар белән эш ничегрәк тора?
- Без, идарә компаниеләре, коммуналь предприятиеләр, һәрвакыт кеше хәленә керергә тырышабыз. Андый кешеләр белән бурычны өлешләп түләү турында махсус килешүләр төзибез.
- Аерым категория халыкка торак-коммуналь хезмәт өчен түләүләр буенча ташламалар да ясала бит әле.
-Әлбәттә. Бу мәсьәлә буенча Биектау районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анда хезмәткәрләр һәркемгә тулы мәгълүмат бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев