Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мондый очрашуларны балалар көтеп алалар

“Фемида” хоккей клубы уенчылары белән очрашу сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның күңелендә зур тәэсирләр калдырды. Бу команда хоккейчыларының күпчелеге Татарстан Республикасының Югары суды хезмәткәрләре. Безнең райондагы балаларны Яңа ел белән котларга алар беренче генә ел килмиләр инде. Гадәткә кергән әлеге очрашу быел да бик күңелле узды.

Ашыга-кабалана килеп кергән ак куян “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә җыелган тамашачыларда тәүге мизгелдә үк кызыксыну уятты. Ел саен бирегә изге максат белән Татарстан Республикасының Югары суды хезмәткәрләре килә. Алар әле өстәвенә бер “Фемида” хоккей командасы составында да уйныйлар. Үзләренең спорт коллективы исеменнән алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештыралар.

- Ел саен без үзебезне зарыгып көтеп торучы нәни дусларыбыз белән очрашу өчен Биектауга киләбез, Алар Яңа елда да, 1 нче сентябрьдә дә һәрвакыт безнең белән. Без аларга кызыклы бүләкләр алып киләбез, курчак театры куябыз, - дип сөйләде ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев.

“А лиса мог җиз а лар илендә” әсәрендәге персонажлар залга җыелган бөтен кешене әкият дөньясына алып кереп китте. Тәҗрибәле актерлар җитәкчелегендә балалар бик рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Барыннан да бигрәк алар Кыш бабай күренүгә һәм аның Яңа елны китермәс өчен төрле каршылыклар уйлап чыгарган Кызыл Королеваны җиңүенә сөенделәр. Тамаша балаларда гына түгел, олыларда да матур хисләр уятты.

- Балаларыбызга шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен барысына да рәхмәт. Актерлар да искиткеч осталар, бүләкләр дә яхшы. Күңелле, матур чара уздыручыларга без бик рәхмәтлебез, - диде Людмила Касимова.

Театральләштерелгән тамашадан тыш балаларга иганәчеләрдән күчтәнәчләр дә тапшырылды. Очрашу азагында фотосессия оештырылды һәм вакытны матур итеп уздырудан алган истәлекләр хәтердә генә түгел, үзенчәлекле балаларның фотосурәтләрендә дә сакланыр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев