Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Мондый балалар бәйрәм итәргә бик тә лаек

Казан арты паркында балалар өчен Халыкара балалар көненә багышланган күңел ачу чарасы – балалар сабан туе узды. Быелгы бәйрәм моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә файдалы, кызыклы үтте. Анда районның барлык мәктәпләреннән укучылар җыелган иде. Шунда ук узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, уку алдынгыларына тантаналы шартларда Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр  тапшырылды.

Күңел ачу чарасы балалар иҗат коллективлары чыгышы белән башланып китте. Соңыннан Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Равил Хисаметдинов сүз алды.

“Быелгы бәйрәмне без балалар сабан туе форматында уздырырга булдык. Сабан туй булгач, чара кызыклы, күңелле, мавыктыргыч булырга тиеш. Бәйрәмне оештыручылар сезнең өчен төрледән-төрле бәйгеләр, уеннар әзерләде. Аниматорлар да чакырылды. Рәхәтләнеп күңел ачыгыз, ял итегез. Сез мондый бәйрәмгә бик тә лаек”, - диде үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы.  

Равил Фәритович уку елын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, олимпиадаларда актив катнашкан  укучыларга Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Республика олимпиадасы финалында уңышлы чыгыш ясаган Алан-Бәксәр мәктәбе укучысы Салават Садриев бүләкне иң беренчеләрдән булып кабул итеп алды.

“Менә мондый бәйрәм оештырып, безне хөрмәтләгән район җитәкчелегенә рәхмәт. Мин район башлыгы кулыннан шундый мәртәбәле бүләк алуыма бик шат”, - дип, үзенең хисләре белән уртаклашты Салават.

Казан арты паркында беръюлы берничә урында күңел ачу һәм спорт мәйданчыклары эшләде. Район үзәк китапханәсе китап укучылар бәйгесе оештырды, балалар арасында  лотерея билетлары уйнатты. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр футбол, волейбол буенча дусларча уеннар оештырды. Химия фәнен яратучылар сыек азот кулланып ясалган тәҗрибәләрне күзәтте. Биредә һәркем үзенә хуш килгән күңел ачу чарасын тапты.

Район мәгариф бүлеге башлыгы  Нияз Әхмәтҗанов балалар бәйрәмен Казан арты паркында оештыруның бик кулай вариант икәнлегенә басым ясады: “Халыкара балалар көнендә уздырыла торган күңел ачу чаралары өчен менә дигән мәйдан бу, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге башлыгы. – Биредә кибетләр, әзер аттракционнар, төрле уеннар оештыру өчен яхшы база – барысы да бар”.

Дөрестән дә, быелгы бәйрәм моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә киң масштаб белән үтте. Парк сабан туй мәйданы кебек гөрләп торды. Ә тиздән - 11 июньдә -  Казан арты паркында район сабан туе узачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев