Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесе үзенә күп кешене җәлеп итте

Биектау районының үзәк мәдәният йортында мөнәҗәтләрне яттан сөйләү буенча конкурс оештырылды. Бу сәнгатьнең алай ук киң таралган төре түгел һәм ул, ислам дине йогынтысында барлыкка килеп, халык шигъриятенә һәм борынгы музыка-җыр традицияләренә нигезләнгән. Мөнәҗәт әйтүчеләр арасында балалар да, өлкәннәр дә булды һәм әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Шунлыктан катнашучыларны яшькә карап ике категориягә бүлделәр.

Мөнәҗәт әйтү бәйгесен ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышладылар. Ә инде бу чараны Рамазан аенда уздыру аның әһәмиятен һәм мәгънәсен тагын да арттыра төште. Мәдәният йортында әле конкурс башланганчы ук җырлар һәм шигырьләр яңгырап торды.

- Бернинди яшь чикләве дә юк. 7 яшьтән алып, һәр кеше дә катнаша ала. 70 яшьлекләр дә, 80 яшьлекләр дә - рәхим итсеннәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри өч җиңүчене билгеләячәк. Яхшы призлар әзерләдек. Ул гына да түгел, катнашучыларның һәммәсе дә истәлекле бүләкләр алачак, - диде Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Конкурста төрле яшьтәге 30дан артык кеше катнашты. Шактый тәҗрибә туплаган өлкән буын вәкилләре мөнәҗәт уку белән мавыга гына башлаганнарга осталык дәресләре күрсәттеләр.

- Мин мәчеткә ике ел йөрим. Мәчет бусагасын тәүге тапкыр әбиләрдә кунакта булганда атлап кергән идем. Миңа анда бик ошады. Өебезгә кайтканнан соң үзебезнең бистәдәге мәчеткә йөри башладым. Догалар укуы күңелгә рәхәтлек иңдерә, - дип сөйләде бәйгедә катнашучы Ислам Хөснетдинов.

- Дин белән кызыксынуымны мин Коръәнне өйрәнүдән башладым. Соңрак мөнәҗәтләр турында ишеттем һәм алар миңа бик ошадылар. Аларны укырга өйрәнә башладым һәм менә шулай итеп конкурска килеп җиттем, - диде Рафис Сагиев.

Мөнәҗәтләрне катнашучылар үзләренә ошаганнарын, күңел халәтенә күбрәк туры килә торганнарын сайлап алдылар. Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге сабырлыкка, мөселман җанлы кешедә нинди сыйфатлар өстенлек итәргә тиешлегенә багышланды.

Жюри бик озак киңәшләште һәм өч җиңүче түгел, алты җиңүчене билгеләргә кирәк, дигән карарга килде. Өченче урынны Руслан Хизбуллин белән Зилә Зарипова, икенче урынны Рузилә Галиәхмәтова белән Алина Гыйззәтуллина алды, беренче урынны Рафис Сагиев белән Амелия Феофанова бүлештеләр. Аларга дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Өлкән буын вәкилләрен, катнашулары өчен рәхмәт йөзеннән, дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләделәр.

Мондый конкурс безнең районда беренче тапкыр уздырылды. Аны оештыручылар мондый бәйгене ел саен уздырырга планлаштыралар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев