Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Өмәләрдә актив катнашыйк
Хәзерге вакытта республикада территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык бара. Шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә катнашу - һәркемнең уртак эшкә үз өлешен кертүе. Предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның коллективлары, шулай ук шәхси йортларның хуҗалары һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз территорияләренең чисталыгы һәм тәртиптә булуы турында кайгыртырга бурычлылар. Икеайлык уздыру кысаларында 21, 28...
Хәзерге вакытта республикада территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык бара.
Шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә катнашу - һәркемнең уртак эшкә үз өлешен кертүе. Предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның коллективлары, шулай ук шәхси йортларның хуҗалары һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз территорияләренең чисталыгы һәм тәртиптә булуы турында кайгыртырга бурычлылар.
Икеайлык уздыру кысаларында 21, 28 апрельдә районда шимбә өмәсе игълан ителә. Барыгызны актив катнашырга чакырабыз. Әмма, өмә көнен көтеп тормастан, һәр коллектив үз территориясен чистарта башларга тиеш. Халык та читтә калмасын иде. Үзебез эшләгән учреждениеләр, яшәгән йортларыбыз тирәсендә чисталык һәм тәртип булса, барыбызга да күңелле бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев