Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мүлмәдә Чыршы бәйрәме

Бүген Мүлмә мәдәният йортында мәктәп балаларының 1 смена Чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәм уку алдынгыларын һәм ел дәваында барган бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлаудан башланып китте. Аннан сәхнәне берсеннән берсе матур киемнәр кигән балалар яулап алды. Бәйрәмгә һәр сыйныф матур шигырьләр, яңа җырлар һәм искиткеч биюләр әзерләп килгән иде. Яңа ел тамашасы...

Бүген Мүлмә мәдәният йортында мәктәп балаларының 1 смена Чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәм уку алдынгыларын һәм ел дәваында барган бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлаудан башланып китте.

Аннан сәхнәне берсеннән берсе матур киемнәр кигән балалар яулап алды. Бәйрәмгә һәр сыйныф матур шигырьләр, яңа җырлар һәм искиткеч биюләр әзерләп килгән иде.

Яңа ел тамашасы әкият геройларыннан башка узмый. Әлеге бәйрәмдә дә рус әкиятеннән ялкау Емеля, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Кар әбисе, 2018 елның төп герое - Эт һәм башкалар әти-әниләргә һәм килгән кунакларга күңелле кәеф бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев