Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп ашханәләрендә туклануны тикшерү аның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә

Татарстан Республикасы прокуратурасы күрсәтмәсе буенча Биектау районы прокуратурасы уку елы башында Биектау районы Башкарма комитетының мәгариф турындагы закон таләпләрен ничек үтәвен тикшергән иде. Тикшерү барышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 130 дан артык баланың район мәктәпләрендә көненә ике тапкыр ашатылмавы билгеле булды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында прокуратура белдерүеннән соң мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе үзгәргәнме?

Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Александр Шеваловский меню үзенчәлекләре турында Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Ринат Сафиуллинга сөйләде. Белем бирү учреждениесендә 4 төрле меню. Бушлай бирелә торганы, түләүлесе бар. Өлкән сыйныф укучылары акча түләп ашыйлар, ә башлангыч сыйныф укучылары, ишле гаиләдә үсүче балалар һәм инвалид балалар бушлай тукланалар. Үзенчәлекле балалар өчен көненә ике тапкыр төрле ризыклар әзерлиләр.

- Инвалид балалар бездә көненә ике тапкыр бушлай ашыйлар. Беренче тапкыр аларга мәктәп ашханәсендә ризыкларны 54 сумлык һәм өстәмә рәвештә дәресләрдән соң 38 сумлык әзерлиләр, - дип аңлатты Биектауның 3 нче мәктәбе директоры Александр Шеваловский.

Прокуратура хезмәткәре ризыклар исемлеген дә җентекләп өйрәнде, шулай ук мәктәпкә керү үзенчәлекләре белән кызыксынды, туклануны исәпкә алуга контрольнең ничек тормышка ашырылуын да тикшерде. Документлар белән танышканнан соң Ринат Сафиуллин мәктәп балаларының ризыкларның сыйфатын ничек бәяләүләрен дә сорашты. Балалар янына килеп, мәктәптә аларны тәмле ашаталармы, аларга әзерләгән ризыклар ошыймы, дип кызыксынды. Җаваплар күпчелек уңай булды.

- Без Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә булдык һәм әлеге белем бирү учреждениесендә инвалид балаларның ике тапкыр кайнар ризыклар белән тәэмин ителүенә инандык, - диде ТРның Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Ринат Сафиуллин.

Бу юлы туклануның сыйфаты һәм тәэмин итү буенча җитешсезлекләр булмады. Прокуратура хезмәткәрләре, күрсәтмәләренең үтәлешен контрольдә тоту өчен, район мәктәпләрен тикшерүне дәвам итәргә планлаштыралар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев