Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Мисырда җитештерелгән үсемлек продукциясенә чикләүләр кертелә
Вакытлыча чикләүләр 22 сентябрьдән башлана. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе 22 сентябрьдән Мисырда җитештерелгән үсемлек продукциясенә вакытлыча чикләүләр кертә, дип хәбәр итә ТАСС Россия ведомствосы пресс-релизы хәбәренә сылтама белән. "Фитосанитария куркынычсызлыгы булмаган, халыкара һәм Россия законнары үтәлмәгән хәлдә продукция килү дәвам итү сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе 2016 елның...
Вакытлыча чикләүләр 22 сентябрьдән башлана.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе 22 сентябрьдән Мисырда җитештерелгән үсемлек продукциясенә вакытлыча чикләүләр кертә, дип хәбәр итә ТАСС Россия ведомствосы пресс-релизы хәбәренә сылтама белән.
"Фитосанитария куркынычсызлыгы булмаган, халыкара һәм Россия законнары үтәлмәгән хәлдә продукция килү дәвам итү сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе 2016 елның 22 сентябреннән вакытлыча Мисырдан Россиягә үсемлек ризыкларын кертүне чикли. Чикләү фитосанитария таләпләре үтәлгәнгә кадәр булачак", - диелгән ведомство хәбәрендә.
Моннан тыш, Мәскәүдә Россия ведомствосы вәкилләренең Мисыр вәкилләре белән сөйләшүе нәтиҗәсендә, хәлне ачыклау өчен үсемлекләр буенча Үзәк карантин администрациясе экспертлары визиты көтелә.
2016 елда Россиягә Мисырдан җибәрелгән үсемлек продукциясенең зарарланган 47 очрагы теркәлгән. Россиягә әлеге продукцияне җибәрү арта бара.
2016 елның беренче яртыеллыгында ул 500 мең тоннага җиткән. Димәк, фитосанитария таләпләрен саклау аеруча мөһим, дип билгеләп үтәләр Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев