Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әмир белән Альмирга тормышка яраклашырга ярдәм итик

Халыкара инвалидлар көнен декабрь башларында билгеләп үтәләр. Ул янәшәбездә безнең ярдәмгә, игътибарыбызга мохтаҗ булган кешеләр яшәве турында искә төшерү өчен игълан ителгән. Биектау районы декабрьнең 1 сеннән 10сына кадәр уза торган “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясен унберенче тапкыр оештыра. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнә торган 10 гаилә катнаша. Бу көнне гамәлгә ашырыла торган төп традицияләрнең берсе - акча җыю һәм гаиләләрнең район җитәкчеләре белән очрашуы.

Бүгенге катлаулы эпидемиологик шартларда хәйрия марафонында катнашучылар белән бары тик онлайн гына очрашып була. Чөнки әлеге гаиләләрнең һәркайсы өчен дә иң мөһиме - сәламәтлек. Равил Хисаметдинов, җитәкче буларак, районда уздырылган хәйрия акциядә беренче тапкыр катнаша.

Әти-әниләр турыдан-туры район җитәкчесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырыштылар. Алар битараф булмаган кешеләр күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең үтенечләрен җиткерделәр. Шундыйларның берсе - “Уңайлы мохит” программасын яхшырту. Әти-әниләр безнең Биектау районы территориясендә тернәкләндерү үзәге ачу турындагы тәкъдим белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Чернышевкадан Сабитовлар гаиләсе дә хәйрия марафонында катнашты. Тернәкләндерү үзәкләре алар өчен икенче йортка әверелгән инде. Гаиләдә аутизм диагнозы куелган ике ул үсә.

Сабитовлар гаиләсендә һәр көн буяулардан башлана. Әмир белән Альмир фломастерлар белән эш итәргә яраталар.

Олы уллары Әмир икенче сыйныфта укый, ә Альмирга әле өч кенә яшь. Холыклары буенча бер-берсенә охшамаган ике малай. Тыныч, сабыр һәм сүз тыңлаучан Әмир һәм аның тиктормас, хәрәкәтчел энесе. Әмма алар үзара бик дуслар.

Тимир белән Алина башта улларын тәрбияләүдә әллә ни кыенлыклар кичермиләр. Күпмедер вакыт узганнан соң хәлне даими контрольдә тотарга кирәклеген аңлыйлар.

- Безнең өчен Әмир - беренче бала һәм без аның үсешендәге бөтен нәрсәне кызыксынып күзәттек. Әмир мультфильмнардан ишеткән сүзләрне кабатлый иде. Балалар бакчасына йөри башлагач, башта тәрбиячеләр, аннары үзебез дә баланың үз дөньясында яшәвен аңладык, - диде Әмир белән Альмирның әнисе Алина Сабитова.

Бераз соңрак табиблар балага аутизм диагнозы куялар. Кечкенәсе белән шул ук хәлне кабатламаска булалар. Альмирга беренче тернәкләндерүне бер яшендә уздыралар.

Аутизм дарулар белән д ә в а л а н м ы й . М о н ы ң өчен белгечләр белән еллар дәвамында тырышып шөгыльләнү таләп ителә. Бүгенге көндә Альмир белән Әмир логопедлар, дефектологлар, махсус физкультура һәм Монтессори программасы буенча түләүле шөгыльләргә мохтаҗлар. Аларга көн саен шөгыльләнергә кирәк.

Б е з н е ң б а л а л а р  өч е н нәтиҗәле дәвалау бары Казанда гына бар. Ава-терапия, дәвалау физкультурасы - болар барысы да бик кыйммәт тора. Яхшы нәтиҗәгә ирешәсең килсә, бик озак шөгыльләнергә кирәк, - дип өстәде Әмир белән Альмирның әтисе Тимир Сабитов.

Әмирнең шөгыльләре көн саен 2-3әр сәгать бара. Бу көненә чама белән өч мең сум дигән сүз. Кече уллары Альмирны укытуга да шуның кадәр үк китә. Аена Сабитовлар гаиләсе балаларны тернәкләндерүгә 150 мең сумнан күбрәк акча сарыф итә.

Әниләре Алина тәүлек буе балалар янында. Әтиләре Тимир өч эштә эшли. Барысы да балалар тормышка һәм җәмгыятькә ияләшсеннәр өчен эшләнә. Биектаулылардан һәркем дә Сабитовларның хыялын чынга ашыруда ярдәм итә ала.

“Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия фонды акчаны Биектау районы Башкарма комитетында куелган тартмага салу, авыл җирлекләре башлыклары, “Биектау” хәйрия фонды исәбенә онлайн-акча күчерүләр аша кабул итә.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Получатель: БФ «Биектау» ИНН: 1616021017 КПП: 161601001 Р/с: 40703810162160000062 в Высокогорском отделении № 4655 Сбербанка России к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603 Акча күчерүнең максаты: “Изгелек кылырга ашыгыгыз!” акциясе.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев