Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли проектлар яшәешнең барлык тармакларын яңарта

Ил буенча барлыгы 12 милли проект гамәлдә. Шуларның 9ы Биектау районында тормышка ашырыла. Алар арасында «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография», «Мәдәният», «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм итү», «Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итү» проектлары бар.

2021 елда «Сәламәтлек» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау тимер юл станциясендә яңа поликлиника төзелеп сафка басты. Яңа медицина учреждениесендә халыкны терапевтлар, хирурглар, теш табиблары кабул итәчәк. Шунда ук хатын-кызлар консультациясе, нур белән дәвалау һәм эндоскопик диагностика бүлекләре ачылачак. Районның Ювас, Чернышевка һәм Каймар авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше тәмамланып килә. Ә Бөреле җәнлек совхозында табиб офисы төзелде. Бүгенге көндә аны җиһазландыру эшләре бара. Яңа елда ул да халыкны кабул итә башлаячак. Район хастаханәсенең автомобильләр паркы даими рәвештә яңартылып тора. Быел гына да дәүләт заказы буенча бирегә 23 яңа автомобиль кайтарылды. Машиналар фельдшер-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә хезмәт күрсәтә.

2020 елның май аенда Биектау үзәк район хастаханәсе базасында вакытлыча 77 урынлы госпиталь ачылган иде. Анда коронавирус инфекциясе белән авыручылар дәваланды.

Районда «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Заманча мәктәп» федераль программасы да нәтиҗәле генә эшләп килә. 2021 елда гына да авыл җирлекләрендәге мәктәпләрнең җиһазланышын шәһәрнеке дәрәҗәсенә күтәрү максатыннан Биектауның 1 нче урта мәктәбендә, Әлдермеш, Ямаширмә мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырылды. “Үсеш ноктасы” үзәкләре цифрлы, табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлешләрнең төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үстерү һәм тормышка ашыру максатларын күздә тота. Үзәк әлеге программаларны үзләштерүне тәэмин итә торган технологияләрне, яңа методларны кертү өчен кулай. Анда укучылар «Робототехника», «Шахмат», «3D модельләү», «Беренче медицина ярдәме күрсәтү», «Scrath программалау», «Аэродизайн: аэромодельләр, пилотсыз очу аппаратлары» һәм башка юнәлешләрдә өстәмә белем алачак. Үзәк оешкан мәктәпләрдә тәнәфесләрне дә файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге туды - шахмат зонасында һәрвакыт балалар кайнаша. Интеллектуаль уен аларны бигрәк тә җәлеп итә.

«Демография» милли проекты кысаларында Биектау районының Эстачи авылына 220 урынлы яңа балалар бакчасы төзелеп килә. Яңа бакча «Шаян» дип атала.

«Өлкән буын» федераль проекты медицина хезмәте күрсәтү юнәлешендә актив эш алып бара. 2021 елда гына да районда яшәүче 65 яшьтән өлкән булган 2 меңнән артык пенсионерга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелде.

Казан-Малмыж автомобиль юлының Шәпше киселешенә кадәр булган 2,3 км арасы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында капиталь ремонтланды.

2021 елда шәһәр - бистә - авыл ишегалларын һәркемгә уңайлы булуын теләп, республикада “Безнең ишегалды” дигән проект тормышка ашырыла башлады. Әлеге программа нигезендә районда 20 дән артык ишегалды төзәтелде, үзгәртелде, яңартылды. Моның өчен 76,5 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.

Агымдагы елда район үзәгендә тагын бер зур гына мөһим проектны тормышка ашыру тәмамланды. Ул «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» исемендәге сквер иде. Аның өчен 43 млн сум акча юнәлтелде.

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясендә санитар-экологик икеайлык оештырыла. Аның барышында торак пунктларны санитар чистарту, районны экол о г и к к у р к ы н ы ч с ы з л ы к таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә китерү күздә тотыла. Шул чор эчендә #ЭКОЯЗ республикакүләм акция дә уздырыла. Биектау районы әлеге акциянең барлык номинацияләрендә дә җиңүчеләр рәтендә булды.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев