Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәхәббәт 60 ел ике йөрәктә яши

Халкыбызда борынгыдан килгән бик матур теләкләр бар. "Бер юрган астында картаерга язсын", дигән теләктә нинди тирән мәгънә ятуына бер ишеткәндә генә төшенеп тә бетмәскә мөмкин. Бер юрганны искереп беткәнче ябынып яту турында сүз бармый монда, ә икең бергә бер юрган ябынып яту турында сүз бара. Мәхәббәт үзе дә, сабырлык та,...

Халкыбызда борынгыдан килгән бик матур теләкләр бар. "Бер юрган астында картаерга язсын", дигән теләктә нинди тирән мәгънә ятуына бер ишеткәндә генә төшенеп тә бетмәскә мөмкин. Бер юрганны искереп беткәнче ябынып яту турында сүз бармый монда, ә икең бергә бер юрган ябынып яту турында сүз бара. Мәхәббәт үзе дә, сабырлык та, чыдамлык та, тормыш авырлыкларына карата түземлек тә шул юрган астында сынала. Нәкъ менә шулай яшәү тәҗрибәсе турында безгә 60 ел бергә гомер кичергән Ушаковлар бәян кылды. Юрий Иванович белән Тамара Ивановна Биектауда яши. Аларның үз фатирлары бар, мәйданы кечкенә генә булса да кунакларны киң колач белән каршылыйлар алар. Бу юлы да өстәл сыгылырлык мул итеп табын әзерләгәннәр - аларның бүген җәүһәр туйлары.

Юрий белән Тамара 1951 елда танышалар. Ул вакытта икесе дә кичке мәктәптә укыйлар. Яшьләр бер күрүдә үк бер-берсенә гашыйк була. "Син - минем язмыш, мин - синең язмыш", дип бер-берсенә вәгъдәләр бирешәләр. Чөнки Юрий Ушаков Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. Ә Тамарасы аны янәшә-тирәдәге егетләргә күз кырые белән дә бакмыйча 3 ел көтә.

1956 елда Юрий, хәрби хезмәтне үтәп, яңадан туган җиренә, яраткан Тамарасы янына әйләнеп кайта. Шул ук елның көзендә вәгъдәләшкән парлар өйләнешеп туй итә.

"Безне хезмәт һәм мәхәббәт яшәтте", - ди Тамара Ивановна. - Без икебез дә сугыш чорын кичкән кешеләр. Авырлыкларны күп күрдек. Гаилә корып, тормыш иткән вакытта очраган кыенлыклар безнең өчен бик үк җитди тоелмады да, без андыйларны гына җиңәргә күнеккән идек инде".

Реклама

Юрий Иванович белән Тамара Ивановна биш бала тәрбияләп үстерә. Бүген аларның 8 оныклары, 6 оныкчыклары бар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле аларның икесендә дә зирәк акыл бар, сәламәтлекләреннән дә зарланмыйлар, икесе дә көр күңелле, шаян телле.

"Әти-әни безне эш белән тәрбияләде. Бәхетнең төбендә тырышлык, сабырлык ятканын без әти-әниебез тәҗрибәсендә күреп, белеп үстек. Бүген инде аларга барытик исәнлек-саулык кына телибез", диде төпчек уллары Андрей Ушаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев