Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Мәгълүмат чыганаклары төрлеләнә
1 февральдә булган Республика матбугат һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары агентлыгының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Массакүләм-мәгълүмат чараларының эш нәтиҗәләре һәм тармакның үсеш перспективалары турында агентлык җитәкчесе Марат Моратов үзенең докладында сөйләде. Республикада 1008 басма, электрон, Интернет массакүләм-мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары теркәлгән. ТР Президенты фикеренчә, алга таба да...
1 февральдә булган Республика матбугат һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары агентлыгының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Массакүләм-мәгълүмат чараларының эш нәтиҗәләре һәм тармакның үсеш перспективалары турында агентлык җитәкчесе Марат Моратов үзенең докладында сөйләде. Республикада 1008 басма, электрон, Интернет массакүләм-мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары теркәлгән. ТР Президенты фикеренчә, алга таба да массакүләм-мәгълүмат чаралары төрле формаларда булачак. Ул ассызыклаганча, иң мөһиме - журналистларның ил алдында, республика алдында җаваплылыкны онытмавы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев