Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгариф яңа баскычка күтәрелә

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә яңарту эшләре бара. Уку йортына заманча җиһазлар кайтарылачак һәм анда яңа кабинетлар булдырылачак.

Быел Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе “Үсеш ноктасы” дип аталган цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү Үзәге төзеләчәк м ә га р и ф о е ш м а л а р ы исемлегенә керде. Оештыру эшләренә субсидияләр федераль бюджеттан бирелде, чөнки әлеге программа “Мәгариф” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. “Үсеш ноктасы” үзәкләренең төп максаты һәм мәгънәсе - авыл мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатын шәһәр дәрәҗәсенә җиткерү.

2019 нчы елда бу программада районның дүрт мәктәбе катнашты. Болар - Дөбьяз, Коркачык, Усад һәм Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәпләре. Быел исә аңа бары тик Биектауның 2 нче гомуми урта белем мәктәбе генә керде. Шушы мәктәп директоры Фаил Габдрахманов әйтүенчә, әлеге программаны тормышка ашыру мәктәп өчен гаять мөһим, аңа хәзер ихтыяҗ зур.

- Программада проект эшләрен кертү күздә тотыла һәм бу заман мәгарифендә бик актуаль. Без техник юнәлеш буенча түгәрәкләр алып барабыз. Җиһазлар бик тә ярап куяр, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Фаил Габдрахманов.

Булачак үзәктә укучылар технология, информатика һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенчабелемнәрне яңа методика буенча ала башлаячаклар. Шулай ук шахмат зонасы да булдырылачак.

Реклама

Һәр үзәкнең эшен аның җитәкчесе һәм төп персонал: өстәмә белем бирү педагогы, шахмат буенча педагог, педагог-оештыручы һәм фәннәр буенча педагоглар тәэмин итәчәк. “Үсеш ноктасы” үзәкләренең типовой дизайн-проектына бәйле рәвештә Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең кайбер кабинетларына косметик ремонт ясауга бер миллион сумнан күбрәк акча бирелгән. Әле мебель һәм җиһазлар сатып алырга кирәк булачак, болар - цифрлы һәм компьютер техникасы, квадрокоптерлар, ноутбуклар, 3D-җиһазлар һәм башлангыч медицина ярдәме күрсәтү буенча укытуда технологик мөмкинлекләр. 1 сентябрьдән балалар яңартылган кабинетларда шушы методикалар нигезендә белем ала башларлар, дип планлаштырыла. Әлегә җитәкчелек “Үсеш ноктасы” проектын тормышка ашыру белән м ә ш г ул ь . Ә л е б ы ел мәктәпкә капиталь ремонт ясау да планлаштырылган булган.

- Мәктәпкә капиталь ремонтны түземсезлек белән көтәбез. Район Башлыгы Рөстәм Галиулловичның үз дигәнендә нык торуы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Президенты капиталь ремонтны проектлау хатын имзалады, кризиска бәйле рәвештә барысы да артка чигерелмәсен генә инде. Ашханәне киңәйтү өчен янкорма төзелер, дип тә көтелә. Җыеп кына әйткәндә, без хәлнең яхшы якка үзгәрүен көтәбез, - дип йомгаклады сүзен Фаил Фәритович.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев