Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Өметен өзмәгәннәрне генә могҗизалар көтә

Газета битләре аша үзенчәлекле балалар, аларның якты хыяллары турында без сезне даими таныштырып барабыз. Узган елның декабрь аенда, инвалидлар декадасы көннәрендә, без шундый үзенчәлекле малай - Тимур Рәхмәтуллин язмышы турында язган идек. Тимурның физик хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле, әмма ихтыяр көче нык, хыяллары чиксез, шул хыялны тормыш ашыруда чагылган сәләте көчле...

Газета битләре аша үзенчәлекле балалар, аларның якты хыяллары турында без сезне даими таныштырып барабыз.
Узган елның декабрь аенда, инвалидлар декадасы көннәрендә, без шундый үзенчәлекле малай - Тимур Рәхмәтуллин язмышы турында язган идек. Тимурның физик хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле, әмма ихтыяр көче нык, хыяллары чиксез, шул хыялны тормыш ашыруда чагылган сәләте көчле аның. Тимур боче спорты буенча күп кенә ярышларның финалисты. Әмма ул футболны бик ярата. Аның иң зур хыялы да нәкъ менә шул футбол белән бәйле.
Сыбызгы сызгырды, уен башланды. Район муниципаль хезмәткәрләренең футбол буенча җыелма командасы ул көнне районның мәгариф бүлеге футболчылары белән уйнады. Тимур Рәхмәтуллинның туган көнендә булды бу очрашу. Матч аның туган көненә бүләк буларак оештырылды. Футбол матчының төп хөкемдары да Тимур үзе булды.
Матчта уйнаучылар барысы да бу гаҗәеп малай, аның тырышлыгы, рухи көче турында хәбәрдар. Шуңа күрә алар барысы да Тимурның күңелен күрергә тырышты.
Уен тәмамланганнан соң хөкемдар футболчыларның кулын кысты. Футболчылар аңа бүләкләр тапшырдылар. Әмма Тимур өчен иң зур бүләк Конфедерация Кубогына булган уеннарны тамаша кылу өчен бирелгән билет булды.
"Мин әле дә шокта утырам. Башка комментарийлар бирмим", - дип кыска тотты сүзен Тимур.
"Тимурны шулай чакырып, аның күңелен күргәнегез өчен бик зур рәхмәт. Аңа бик тә ошады. Аңа гына түгел, мондагы бар кешегә дә ошады дип уйлыйм", - диде шатлык хисләрен яшерә алмыйча Тимурның әнисе Алсу Рәхмәтуллина.
Баланың елмаюын күрүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда! Бу кичне Тимур йөзендә генә түгел, очрашуда катнашкан барча кешенең йөзендә елмаю иде.
Аз гына вакытка булса да балага шундый серле дөньяда яшәргә мөмкинлек биргән район муниципаль һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт кенә әйтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев