Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Матбугатка язылу нәтиҗәләре
Районыбызның күпчелек авыл җирлекләре 2015 нче елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылуны уңышлы тәмамладылар. "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" район газетасына язылу буенча, почта бүлекләре белән бергәләп, 11 авыл җирлеге алдагы ел күрсәткечләрен арттыруга иреште. Иң яхшы нәтиҗәләр - Суыксу (җирлек башлыгы - Рамил Низамиев, почта бүлеге начальнигы - Сания Хәлиуллина,...
Районыбызның күпчелек авыл җирлекләре 2015 нче елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылуны уңышлы тәмамладылар.
"Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" район газетасына язылу буенча, почта бүлекләре белән бергәләп, 11 авыл җирлеге алдагы ел күрсәткечләрен арттыруга иреште. Иң яхшы нәтиҗәләр - Суыксу (җирлек башлыгы - Рамил Низамиев, почта бүлеге начальнигы - Сания Хәлиуллина, 118 процент), Олы Битаман (җирлек башлыгы - Рушания Галимҗанова, почта бүлеге начальнигы - Наилә Нәгыймова, 117 процент) һәм Шәпше (җирлек башлыгы - Валентина Ислямова, почта бүлеге начальнигы - Лилия Кәримуллина, 113 процент) авыл җирлекләрендә.
Кайбер авыл җирлекләре, яздыру мөмкинлеге бетмәгән булса да, узган елдагы саннарга ирешә алмады. Шундыйлар рәтендә - Усад (59%), Дачное (68), Биектау (82), Алат (88), Әлдермеш (90), Красносельский (90), Чернышевка (93), Чыпчык (94), Айбаш (97 процент) авыл җирлекләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев