Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Максат – балалар хәрәкәтен үстерү
"Волга" яшьләр үзәгендә "Балалар оешмалары советы" оешмасының V нче съезды булды. Яшь гражданнар форумына совет әгъзалары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да диярлек килгәннәр. Аларның бергә җыелуының максаты: Татарстанда балалар хәрәкәтен яңа баскычка күтәрү. Съезд барышында актив мәктәп укучылары яңа тәҗрибә үзләштерделәр һәм яңа дуслар таптылар. Съездда балалар оешмасының агымдагы елга...
"Волга" яшьләр үзәгендә "Балалар оешмалары советы" оешмасының V нче съезды булды.
Яшь гражданнар форумына совет әгъзалары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да диярлек килгәннәр. Аларның бергә җыелуының максаты: Татарстанда балалар хәрәкәтен яңа баскычка күтәрү. Съезд барышында актив мәктәп укучылары яңа тәҗрибә үзләштерделәр һәм яңа дуслар таптылар. Съездда балалар оешмасының агымдагы елга планы төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев