Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Максат — алга барырга: Биектау районы Республика көнен нинди нәтиҗәләр белән каршылый
30 август-Татарстан Республикасы көне! Республика көнен бәйрәм итү кысаларында барлык муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә яңа сафка бастырылган парк- сквер, корылмаларда күпсанлы бәйрәм чаралары узачак, моңарчы эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалачак, котлаулар яңгырап, бүләкләр биреләчәк. Республика казанышларына безнең район да үзеннән зур өлешкертә. Нинди генә өлкәне алып карама: авыл-хуҗалыгы, төзелеш һәм архитектура,...
30 август-Татарстан Республикасы көне! Республика көнен бәйрәм итү кысаларында барлык муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә яңа сафка бастырылган парк- сквер, корылмаларда күпсанлы бәйрәм чаралары узачак, моңарчы эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалачак, котлаулар яңгырап, бүләкләр биреләчәк.
Республика казанышларына безнең район да үзеннән зур өлешкертә. Нинди генә өлкәне алып карама: авыл-хуҗалыгы, төзелеш һәм архитектура, мәгариф һәм мәдәният, спорт- барысында да Биектау районы халкының саллы хезмәте бар. Районыбызның икътисадта, социаль өлкәдә һәм авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары- райондагы халыкныңтормышын яңа дәрәҗәгә менүен исбатлый.
ТРның барлык муниципалитетлары социаль-икътисади үсешерейтингындаБиектау районы өч баскычка югары күтәрелеп, 12 урынга менде (авт. 2016 елның гыйнв.-май айларында 15 урында иде).
Быелгысы елның гыйнвар-июнь айларында гына районда 4,7 млн. сумлык товар җитештерелгән. Бу күрсәткеч буенча район республикада 17 нче урында. Сәнәгать җитештерүе индексы 126,2% тәшкил итте. (ТР буенча уртача 103,2%)
"Республикада алып күп кенә программаларда катнашабыз..."
Районда 2015 елда 60000 кв.метр торак сафка басарга тиеш булган, ә ел ахырына 63637 кв.м. торак файдалануга тапшырылган ( бу планга өстәп 107,3%). 2016 елда 64000 кв.метр торак йорт сафка басарга тиеш, 1 июльгә шуның 56700 кв.метры инде төзелгән, бу еллык планнан 88,6% дигән сүз.
"Район үзәгендә генә түгел,күп кенә авыл җирлекләрендә актив алып барылучы масштаблы төзелешләрдән, төзекләндерү, юллар салудан чыгып, районхәзер үсешнең яңа этабында дип әйтергә була. Биектау районы Республикада алып барылучы программаларның күбесендә катнаша. Бу район өчен бик мөһим",- дип фикерләре белән уртаклашты район Башкарма комитетыҗитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шәйдуллин.
Авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү һәм социаль ипотека программалары (сентябрьдә Бөреледә, Коркачыкта һәм Биектау авылында һәм Биектау станциясендә дүрт күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылырга тиеш) буенча йортлар торгызу, фельдшер- акушерлык пунктлары төзү, мәдәният йортлары төзү һәм капиталь төзекләндерү, балалар иҗаты үзәге белән бергә мәктәп төзелеше бара (500 балага), балалар бакчалары капиталь төзекләндерү дәвам итә, газлаштыру, авылларны су белән тәэмин итү программалары, парк, спорт мәйданчыклары ( 2015- 2016 елга- 9 мәйданчык) төзү һ.б.шуңа керә.
Авыл хуҗалыгы- район икътисадының нигезе
Авыл хуҗалыгы товарларын сатудан 685 млн. сум табыш кергән. Узган ел белән чагыштырганда бу 117%, шуларның 68% терлекчелеккә туры килә. "Барлык күрсәткечләр буенча да нәтиҗәләр яхшыра бара. Әйтик, 1 августка сөт җитештерү 19143 тоннага җитте (узган елгы белән чагыштырганда 105%); ит җитештерү 1714т. (узган елгы белән чагыштырганда 106%)",- диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов.
Әлеге күрсәткечләр турыдан - туры райондагы мөгезле эре терлек санына бәйле. Район буенча 16392 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 6000е сыерлар; шәхси хуҗалыкларда 5563 баш мөгезле эре терлек, 2169ы сыерлар.
Игенчелекне терлекчелекнең нигезе диләр. Игенчеләрнең уңышы терлекчелеккә дә тәэсир итә. 18 августта республикада беренчеләрдән булып Биектау районында урып- җыю кампаниясе төгәлләнде. Уңыш гектарыннан 27,2 ц. чыкты.Районда барлык җыеп алынган бөртеклеләр 83422 тоннаны тәшкил итте, шуның өстенә быелгы кукуруз уңышын да кушсак, тулаем уңыш 90000 тоннадан артып китә.
Үз көчләре һәм дәүләт ярдәме белән эшлиләр
Хәзерге вакытта районда 27 гаилә фермасы эшләп килә, шуларның 14е югары технологияле.
Ахыргы өч елда шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен 272 млн. сумлык 1026 кредит алынган (шуның 6,5 млн.сумы быелның ярты елында). Шәхси хуҗалыкларга кредитның процент ягын каплау өчен 29 млн.лык субсидия алынган.
Сөт җитештерү юнәлешендә эшләүче мини-фермалар төзелеше буенча ферма хуҗаларына 600 мең сум акча субсидия программасы буенча кире кайтарылган, ел азагына кадәр бу сан 800 меңгә җитәр дип планлаштырыла.
Мәгарифтә алга китеш
Районда укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белем бирелә, сәләтле укучылар белән беррәттән фәннәрне йомшак үзләштерүче укучылар белән дә максатчан эш системасы булдырылган.
Быел Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биргәндә дә уртача баллар узган елгыга караганда югарырак. Әйтик, рус теленнән уртача балл 71,3, теге ел бу күрсәткеч 64,3 кына иде. Математикадан уртача балл район буенча 47,19, 2015 елда күрсәткеч 42,56 кына иде. БДИ биргәндә алга китеш үз чиратында балаларның, укытучыларының, ата- аналарның бергәләшеп эшләве, тырышуы нәтиҗәсе.
2016 елда районның "Сандугач" балалар бакчасы (җит.Гөлнур Зиннурова) "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика грантына ия булды, ә "Бәләкәч" балалар бакчасы (җит.ИльвираХәйретдинова) "ТРның иң яхшы балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңүче дип табылды.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов түбәндәгеләрне әйтеп китте: "Балаларның сәләтләрен ачу, сәләтле укучыларны үстерү максатыннан районда олимпиадаларга зур игътибар бирелә. Республика, региональ, халыкара олимпиадаларда ахыргы уку елында безнең укучылар татар теле һәм әдәбияте, рус теле һәм рус әдәбияте, география, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ), физкультурадан 21 призлы урын яулады. Ә Дөбъяз урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Таҗиева тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабының абсолют җиңүчесе итеп табылды",- диде.
Сәламәт тормыш - мәктәп эше генә түгел, дәүләт эше дә
Районда массакүләм спортны үстерү өчен хәзерге вакытта күп шартлар тудырылган. Биектау авылында "Биектау" спорт комплексы, Боз сарае уңышлы эшләп торалар. Универсаль спорт мәйданчыклары Биектау авылында һәм станциясендә генә түгел, районның бөтен авылларында бар диярлек. Шушы мәйданчык һәм спорт корылмаларында районның горурлыгы булган, төрле яшь категорияләрендә уйнаучы "Биектау" хоккей командасы һәм "Эверест" футбол командалары уйный.
Алда әле күпме ирешәсе уңышлар һәм күпкырлы бурычлар бар. Төрле үрләрне яулау, хыялларны тормышка ашыру, тагын да яхшырак яшәргә омтылу тырышлык, көч, сабырлык һәм бердәмлек таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев