Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Маһибәдәр Гыймадиева һәрчак якыннарының игътибар үзәгендә

Биектау авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган Маһибәдәр Гәрәй кызы Гыймадиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Табын янында Маһибәдәр Гыймадиеваның тирәягында сөекле кызлары, оныклары һәм бу бәйрәмдә бердәнбер ирегет - оныкчыгы Данис. Алар аның ярдәмчеләре дә, тормышының бөтен мәгънәсе дә. Ислам динендә Аллаһы Тәгалә хатын-кызны сөендерәсе килсә, аңа кыз бала бүләк итә, дигән тәгъбир бар. Ә Маһибәдәр Гәрәевнаның кызлары исә өчәү.

- Әни безнең барыбызны да укытты, аякка бастырды. Балаларга үсү өчен нәрсә кирәк, барысы белән дә тәэмин итте. Әле ул чакта тормышлар да җиңелләрдән түгел иде, авырлыклар, катлаулылыклар чыгып кына торды. Башка гаиләләрдәге кебек инде. Әмма шуңа да карамастан, ул безне яхшы, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләде, - ди аның уртанчы кызы Әлфинур Крайцер.

Юбилей көнендә аның янында к унак лардан туганнары һәм якыннары гына түгел. Аны туган көне белән котларга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән. Ул Маһибәдәр Гәрәй кызына район бүләкләрен, Россия Федерациясе Президенты һәм район исеменнән котлау хатлары, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә истәлекле юбилей медален тапшырды. Хәзер юбилярның күкрәген 10нан артык медаль бизи. Һәм алар һәммәсе дә Маһибәдәр Гәрәй кызының фидакарьлеге һәм тырышлыгы өчен бирелгән.

Маһибәдәр Гыймадиева әле ул чактагы Дөбьяз районының Чуваш Иле авылында туган. Мәктәптә укыганда ук авыл кибетендә эшләп алган. Күпмедер вакытлар узып, берничә ел мәктәптә белем алганнан соң телефонистка булып урнашкан. Бу чор Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

- Әниебезнең нинди кеше булуын медальләренә карап та белеп була: ул үзенә карата тирән хөрмәт хисләре уята торган тырыш хезмәтчән, - дип дәвам итте сүзен Маһибәдәр Гәрәевнаның уртанчы кызы Әлфинур Крайцер.

Маһибәдәр Гәрәй кызы авыл Советы депутаты, аннары аның секретаре итеп сайланган. Бер елдан кияүгә чыкан һәм өч кызга гомер бүләк иткән. Пенсиягә чыкканга кадәр кибет мөдире булып эшләгән.

Якыннарының әйтүенә караганда, ул беркайчан да өендә берүзе генә булмый икән. Хәл белергә, сөйләшеп утырырга дуслары, авылдашлары гел килеп йөри. Монысы да әйләнә-тирәдәгеләрнең Маһибәдәр Гәрәй кызын ничек яратуларын, хөрмәт итүләрен тагын бер тапкыр исбатлый.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев