Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ләйсән Галиева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ләйсән Галиева. Шундый кешеләр бар, алар көн саен яхшы кәеф белән уяналар. Андый кешеләр арасына безнең бүгенге каһарманыбыз Ләйсән Галиева да керә. Ләйсән...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ләйсән Галиева.

Шундый кешеләр бар, алар көн саен яхшы кәеф белән уяналар. Андый кешеләр арасына безнең бүгенге каһарманыбыз Ләйсән Галиева да керә. Ләйсән актив һәм иҗади шәхес. Ул үзенең дуслары, яраткан туганнары өчен һәрвакыт ачык. Улы белән ул һәрвакыт вакытын яхшы итеп уздыра. Тимераякта шуалар, театрларга йөриләр, табигатьтә ял итәләр. Үсемлекчелек, кулинария белән дә мавыга Ләйсән. Аның матур бакчасы бар. Анда ул яхшы уңыш ала, матур чәчәкләр үстерә. Ул үзенең "Вконтакте"дагы битендә болай дип яза: "Әгәр дә ничек телибез - шулай яшибез икән - тормыш матур". Чынлап та, тормышыбызда гаҗәеп вакыйгалар күп, кечкенә генә җиңүләргә шатланып яшәргә кирәк.

Ләйсән Галиевага теләкләренең тормышка ашуын, тормышында онытылмас вакыйгалар күп булуын телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев