Лилия Фазлыйәхмәтова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Фазлыйәхмәтова. Үз алдыбыздагы киңлекләрне нихатле киңрәк җәелдерсәк, күбрәк үзебез турында беләбез, күрәбез, ачыклыйбыз. Лилия Фазлыйәхмәтованың "Вконтакте"дагы битендә күп кенә афоризмнар, шигырьләр, музыка...
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Фазлыйәхмәтова.
Үз алдыбыздагы киңлекләрне нихатле киңрәк җәелдерсәк, күбрәк үзебез турында беләбез, күрәбез, ачыклыйбыз.
Лилия Фазлыйәхмәтованың "Вконтакте"дагы битендә күп кенә афоризмнар, шигырьләр, музыка һәм үзенең фотосурәтләре урын алган. Аларның күбесе өй, гаилә һәм үзара мөнәсәбәтләр турында. Аның кызыксынулары - табигать, үсемлекчелек һәм кулинария. Ул урманда йөрергә ярата, кыш көннәрендә чаңгыда йөри, сәяхәт итә.
Аңа ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, җәйге җиңеллек, елмаерга күп сәбәп һәм хыялларырның чынга ашуын телибез.
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев