Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Легендар спортчы Сергей Тимофеев белән хушлаштык

Биектау районында спорт көрәше йолдызы, РСФСР чемпионы, СССР Кубогы иясе, Европа чемпионы һәм СССРның Халыкара класстагы спорт мастеры Сергей Тимофеев белән хушлаштылар. Сергей Федорович үзен бик яхшы спортчы һәм тренер итеп танытты. Аның кул астында шөгыльләнүчеләр республиканың иң көчле көрәшчеләре булдылар.

2014 нче елдан башлап Сергей Тимофеев Биектау җирендә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры уздыра башлады. Бирегә төрлесе төрле әзерлек узган чемпионнар җыелды. Зур спортка илтүче юл кемгәдер нәкъ менә шушы турнирдан башланып китә. Берничә ел рәттән Сергей Федорович ярышларның тантаналы ачылышында шәхсән үзе катнашты, әмма соңгы елларда сәламәтлегенә бәйле рәвештә катнаша алмады.

- Шундый кешеләрнең безнең аралардан китүе, бакыйлыкка күчүе бик кызганыч. Сергей Федорович Татарстан Республикасында спорт көрәше, ирекле көрәш легендасы иде, - диде ТРның Спорт көрәше Федерациясе беренче вице-президенты Ленар Гаянов.

С о в е т к ө р ә ш ч е с е , малайларның кумиры Сергей Тимофеевның бөтен гомере спортка багышланган иде. Аның бер генә минут та буш вакыты булмады, ул көннәр буена спорт залыннан чыкмый иде. Чөнки шөһрәтле спортчы бары тик тырышлык һәм бетмәс-төкәнмәс күнегүләрнең генә җиңү белән тәмамланачагын аңлый иде.

Моннан өч ел элек Сергей Тимофеев беренче тапкыр инсульт кичерде. Мондый һөҗүмгә һәм аның авырлыкларына ул түзде, яңадан йөрергә өйрәнде. Әмма мәкерле авыру данлыклы көрәшчене үз тырнагына эләктергән иде инде. Якыннары аның өчен булдыра алганның барысын да эшләделәр.

Югары класслы спортчы буларак, Сергей Тимофеев Казанның “Буревестник” командасы өчен чыгыш ясады. 22 яшендә ул Советлар Союзының спорт мастеры булды.

Дүрт елдан соң Европа чемпионы исемен яулады. Шул ук 1976 нчы елны Сергей Тимофеев Монреальгә җәйге Олимпия уеннарына бара. Көрәшче алтын медаль яулый алмаса да, таблицаның 6 нчы юлына менеп, ул үзен күрсәтә, Казанга, Татарстанга һәм бөтен Советлар Союзына дан алып килә.

Реклама

- Әле шуны әйтәсем килә, ярыш алдыннан авырып китмәгән булса, ул әлбәттә, чемпион булачак иде. Финал очрашулары алдыннан аның кинәт кенә температурасы күтәрелә. Үзеннән торганның барысын да эшләсә дә, хәлсезлек һәм үзен начар хис итү аңа осталыгын тулысынча күрсәтергә ирек бирми, - дип сөйләде су спорт төрләре Сарае директоры Альберт Баһаутдинов.

Карьерасы тәмамланганнан соң Сергей Федорович Биектау районының спорт мәктәбендә тренер булып эшләде. Тимофеев белән хушлашырга аның барлык укучылары, хезмәттәшләре һәм дуслары җыелды. Югалту ачысының ни дәрәҗәдә авыр булуын якыннарына сүзләр белән генә аңлатуы да кыен.

- Сергей Федорович бик ихлас күңелле, намуслы кеше иде. Нәрсә дә булса әйтсә яки сүз бирсә, ул аны барыбер эшләми калмый иде. Шундый кешене югалтуыбыз бик кызганыч. Нәкъ менә кызганыч, башкача әйтә дә алмыйм, - дип дәвам итте су спорт төрләре Сарае директоры Альберт Баһаутдинов.

- Сергей белән без өч-дүрт ел бер югары уку йортында укыдык һәм һәрвакытта да берберебезгә ярдәм иттек. Сергей әле студент чагында ук курсташларына гел булышырга тырыша иде. Бәлки менә шуңа күрәдер дә ул шул чакта ук данлыклы көрәшче иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты ТРның атказанган тренеры, “Ак Барс” көрәш Сарае директорының беренче урынбасары Фәрит Шәйхетдинов.

Сергей Тимофеев 71 нче яшендә 5 нче июльдә вафат булды. Әмма аның турындагы истәлек якыннары күңелендә әле бик озак сакланыр. Биредә, Биектау районында, киләсе елга ирекле көрәш буенча 7 нче Ачык Бөтенроссия турниры уздырылачак. Әмма бу юлы инде ул Сергей Тимофеев исемендәге түгел, аның якты истәлегенә дип аталачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев