Кысыр сыердан ит тә юк, сөт тә юк
Районда терлекләрнең баш саны ни өчен кими?
Район терлекчеләре өчен ел фасылының иң җаваплы һәм мәшәкатьле чоры - кышлату чоры бара. Җитмәсә, салкыннар өстәмә кыенлыклар тудыра. Терлекләрне кышлату барышы һәм салкын чорда алардан югары күләмдә продукция алу район җитәкчелегенең даими игътибарында. Бу атнада Шәпшенең «Серп и молот» хуҗалыгында чираттагы семинар узды. Анда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, район хуҗалыкларының зоотехник һәм ветеринария белгечләре катнашты. Семинарда катнашучыларны иң элек бозаулату бүлеге белән таныштырдылар. Бирегә бүгенге көндә бозаулау вакыты килеп җиткән 53 сыер кертелгән. Шунда ук махсус лампа астында яңа туган бозаулар җылынып ята. Яңа туган бозауларны карау зур җаваплылык сорый торган эш. Аерым тәрбияләү, тиешле таләпләр нигезендә ашату мөһим. Чөнки яшь бозау вакытында салкын тигән, тиешенчә карау күрмәгән малдан шәп сыер чыкмый, аның ни сөте, ни ите, дигәннәр борынгылар.
Бозауларга 60 көн тулганнан соң аларны аерым бинага күчерәләр. Анда бозауларны 4 айга кадәр карыйлар. Семинарда катнашучылар сөтчелек фермасында, ясалма орлыкландыру пунктында да булдылар.
Бүгенге көндә «Серп и молот» хуҗалыгында 470 сыер исәпләнә, шуларның 413е савым сыерлары. Биредә бер сыердан уртача 19 литр сөт савыла.
“Быел безнең хуҗалыкта барлыгы 1400 баш мал исәпләнә. Узган елгыдан бераз азрак, чөнки баш санын үзебез киметтек. Шуңа күрә үрчү дә азрак”, - ди хуҗалык зоотехнигы Андрей Платов.
Терлек санын киметү проблемасы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеген борчуга салган проблема. Шуңа бәйле рәвештә башка төр күрсәткечләр дә кими. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов баш санын саклау һәм яшь үрчем алуга ныклы игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Республика авыл хуҗалыгын үстерүгә күп төрле программалар тәкъдим итә. Алардан файдаланырга кирәк. Ә баш санын киметү, күрсәткечләрнең тискәре динамикасы субсидияләргә дә тискәре йогынты ясый.
Нәсел эшенә дә җаваплы караш булырга тиеш. Сөт белән ныклап шөгыльләнгәндә генә керем алырга була, дип билгеләнде семинарда.
“Бу хуҗалыкның соңгы еллардагы эшчәнлеге безне канәгатьләндерми, - дип билгеләп үтте Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов. - Чөнки терлекләр саны елдан-ел кимүгә таба бара. Сөт җитештерү дә кими. Әлбәттә, мондый караш терлекчеләрнең хезмәт хакында чагылыш тапмый калмый. Аларга хезмәт хакы 2 айга тоткарланып түләнә”.
Терлекләрнең баш саны Татмелиорация, Агрохолдинг, Правда хуҗалыкларында да кимүгә таба бара. Районда сөт җитештерү күләме дә узган елгы күрсәткечләрдән түбәнрәк. Яңа елдан соң, сыерларның бозаулау чоры кими төшкәч, сөтнең күләме артырга тиеш, дип билгеләп үтте Рәхимҗан Кәримов. Әмма ничек кенә тырышсаң да, узган еллардагы нәтиҗәләргә тиз генә ирешеп булмаячак.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев